Базарда юллар иркен булсын

2018 елның 13 июле, җомга

Базарда юллар иркен булсын

Дәүләт янгын күзәтчелеге район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин һәм өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов Арчаның үзәктәге урам базарын карадылар. Бу – базарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен профилактик карау иде.

 – Халык күп йөри торган урыннарда, сәүдә нокталарында сатып алучылар йөри торган мәйданнар иркен булырга тиеш, – дип сөйли өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов. – Халык иминлеген саклау сәясәте бу. Хәвеф-хәтәр аяк астында гына. Әмма сәүдә эше белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр тиешле кагыйдәне үтәп җиткермиләр. Бигрәк тә базарларда бу хәл күзәтелә. Югыйсә, сабак алырга күптән вакыт. Арча базарларында килеп чыккан янгыннардан нинди зыян күргәннәрен шәхси эшмәкәрләр яхшы хәтерли. Әле кайчан гына Кемеровода булган янгын фаҗигасе барыбызны да тетрәндерде. Ерак барасы юк, Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын, быел июнь башында “Порт” сәүдә үзәгендәге янгын барыбызга да зур сабак булып тора. Сак булырга кирәк. Ә безнең үзәктәге урам базарында йөрү юлы тарая-тарая хәтта 1 метрга кала.

– Махсус үлчәдегезме?

– Үлчәп тә торасы юк. Гади күзгә дә ташлана ул. Базарга керү ишеге 3 метр 40 см. тәшкил итә. Менә шуннан чамалагыз инде, базар эчендәге йөрү юлының иркенлеген.

– Һәркемнең үз товарын күз алдына чыгарып куясы килә шул...

– Янгын куркынычсызлыгы турында уйламасаң, янәшәңдә сату итүчеләрне онытмаска кирәк. Син сатып алучылар йөри торган коридорга корылмалар ясап, товарыңны чыгарып куеп, күршеңне кап- лыйсың бит. Ник үзең турында гына кайгыртырга? Бу турыда безгә сигналлар да керде.

Әлбәттә, сәүдә нокталарына тикшерүчеләр килсә, аларны өнәп бетермиләр. Бу юлы да ризасызлык- ларын белдерүчеләр булган. Әмма янгын куркынычсызлыгының үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. Аларны үтәмичә булмый. Гади бер таләп ул: сатып алучылар йөри торган мәйданнарны товар белән тутырырга ярамый. Ул кагыйдә бездә азык-төлек һәм кием-салым базарында да үтәлеп җитми.

– Бу безнең планлы тикшерү түгел, профилактик карау, – дип тагын бер кат ассызыклап үтте өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов. – Берәүне дә штрафка тартмадык, тиешле кагыйдәләрне аңлатып, күрсәтмәләр бирдек. Аны үтәргә кирәк.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International