Ә, нинди матур гол!!!
Үткән якшәмбе Арчада мөселманнарның футбол ярышын карап үтте. Башланган өлешендә генә булырмын дигән идем, кичке сәгать 5ләр тулып китте...
Иртәнге сәгать 9да башланды ул. Ярышларда Арча, Балтач, Саба (ике команда), Чирмешән, Кукмара, Теләче, Буа, Түбән Кама командалары катнашты. Таләп катгый: һәркем намаз укырга тиеш. Сүгенергә ярамый. Ярышлар барышында “Бисмиллаһ”, “Иншалла”, “Сөбханалла!”, “Аллаһу әкбәр” дигән сүзләр генә ишетелеп торды. Командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде. Район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев догалар укып, изге теләкләрен җиткерде.
Ярышларга “Арча” спорт комплексы футбол тренеры Ринат Насыйбуллин һәм Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев хөкемдарлык итте. Уеннар Арчаның 5нче гимназиясе футбол мәйданчыгында һәм Арча педагогика көллияте спорт мәйданчыгында барды. Ярыш- ларны Балтач белән Теләче командалары башлап җибәрде. Аннан Саба белән Саба районының Явлаштау авылы командасы уйнады. Саба командасы Явлаштау авылы футболчыларыннан җиңелеп кайтып китте. Җиңелгән командалар коела барып, финалда Арча, Түбән Кама, Сабаның Явлаштау, Буа командалары 1нче, 2нче, 3нче урыннар өчен көрәште. Күпләр Явлаштау егетләре уенын: “Күрче бу яшь малайларны, бигрәк тереләр!” – дип сокланып күзәтте.
– Иң кечебезгә 14 яшь, олыбызга – 21, – дип таныштырды алар үзләре белән. – Явлаштау 120 хуҗалыклы авыл. Кич җитсә, футбол уйнарга җыелабыз.
Финалда алар Түбән Кама командасы белән 1нче, 2нче урынга уйнадылар. Уен алдыннан:
– Без 1нче урынны алабыз, – диделәр. – Безгә менә шушындый “seleсt” (1нче урынга биреләсе кубок өстендәге тупка төртеп күрсәтеп) шәп туп кирәк.
Финал аерата күңелле булды. Түбәнкамалылар: “Егетләр, кызылларны алырга!” – дип, зур тәвәккәллек белән тотындылар. Көндәшләре явлаштаулылар кызыл футболкадан иделәр. Үзләре әйтмешли, “муре” футбол кыры булган Түбән Кама шәһәре командасы белән авыл командасының (Явлаштау) ахыргы минутларга кадәр 0:0 белән уйнаулары шаккатыргыч иде. Түбән Каманың “яшеннәре” капкага туп кертергә тырыша, юк, булмый, авылның очкыннары тупны икенче якка очыра. Уен кызганнан–кыза бара. Хөкемдар: “Уен бетәргә 2 минут калды”, – дип кисәтә. Һәм... гол!!! 1 минут кала! Э-эх! Теге шәп туп явлаштауларга эләкмәде!
Түбән Кама командасыннан Камил атлы егет ут: футбол кырының икенче башыннан капка янына җан-фәрманга чытыр чабып килеп җитә һәм туп... көндәш капкасына оча! Россия командасында уйнарга лаеклы егетләр...
Безнекеләр дә афәрин! Арча белән Буа командалары уйнаганда Ислам буалылар капкасына гол керткәч, “Ә, нинди матур гол!” – дип кул чаптылар. Һәм шушы гол арчалыларны өстен чыгарды, алар 3нче урынны яулады. Шушындый матур очрашуны оештыручыларга рәхмәт. “Шәрык” җәмгыяте рәисе Ринат Сафинга (идеясе аныкы, үзе дә диндә), район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев, имам Ильяс Дөлкәрнәев – үзләре иганәчеләр дә, Арчаның 5нче гимназиясе директоры Фатыйх Хәкимуллин, иганәче, район футбол федерациясе рәисе, “Газстройгарант” ширкәте җитәкчесе Руслан Хәмитов, тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекчеләргә һәм матур уен күрсәткән футболчыларга рәхмәт. Яшенле яңгырга да бирешмәде алар. Командаларның өйлә намазын “Шәрык” мәчетенә барып укуларын һәм Арчада нинди матур мәчет бар икән, дип сокланганнарын да әйтеп үтәсе килә.
Румия Надршина