Күзлексез укыма, күз тияр...

2018 елның 13 июле, җомга

Күзлексез укыма, күз тияр...

Кеше язмышы – серле сандык. Сәбәбе чыгып, аңа ачкыч тапканнан соң гына, беркемнең дә эче буш түгел икәненә ынанасың. Шушы көннәрдә генә Штерәдә яшәүче Зөһрә Галиәхмәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Зөһрә апаны 95 яшьлеге белән Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина да котлады. Ә соңыннан без хезмәт ветераны белән икәүдән–икәү калып, дөрес, соңрак килене Лилия дә кушылды, рәхәтләнеп эч серләребезне бушаттык. Менә шунда кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле, әмма үз яшенә караганда күпкә яшь күренгән бөтерчек кебек җиңел Зөһрә апаның нинди авырлыклар кичергәнен аңладым.

– Бер–бер артлы алты ай эчендә әти–әни үлеп китте. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Кулымда ике энем, сеңлем (алар вафатлар инде) калды. Ул чакны искә төшерсәм дә тетрәнеп китәм, – диде Зөһрә апа.

– Шул кадәр дәрәҗәгә җиткәннәр, берзаман ашарларына бернәрсә калмаган. Бервакыт басуда кечерәк кенә бер капчык борчак тапканнар. Кемнәндер төшеп калган булгандыр, күрәсең. Шул аларны үлемнән коткарган. Аннан өйләре җимерелеп, күршеләрдә дә яшәргә мәҗбүр булганнар, – дип өстәде килене Лилия.

Зөһрә апа тимер юлга (ул тумышы белән Югары Курсаныкы) эшкә керергә мәҗбүр булган. Балаларны урнаштыргач, Арчага заготскотка килгән. Димләп Штерәдә яшәүче Минтаһирга (күптәннән вафат инде) кияүгә чыккан.

– Ул сугыштан контузия алып, инвалид булып кайткан. Шулай да ике аягым, кулым бар, эшләп ашыйм, диде, көтү дә көтте, каравыл да торды, – диде Зөһрә апа.

35 ел тату гына гомер итә алар. Үз балалары булмагач, бала табу йортыннан яшь тә ике айлык малайны алып тәрбияләп үстерәләр, аңа ата–ана мәхәббәте бирәләр. Рөстәм үзе дә бик игелекле бала булып үсә. Зөһрә апа хәзер аның һәм килене Лилия тәрбиясендә яши.

– Дүрт балабызны тәрбияләп үстерергә булышты, бәйләү, эрләү аның өстендә булды. Йорт эшләрен карашты. Әле дә бер минут тик тормый ул, – диде Лилия. – Гәҗитләр укый. Күзлексез. Үз әнием: “Кодагый, кеше кергәндә генә булса да күзлексез укыма, күз тияр”, – ди. Телевизор карый. Бөтен артистларны белә. Хәтере исең китәрлек. Хәзерге вакытта Рөстәмнең үз анасы белән дә аралашып торабыз. Ул бездә еш кунак.

– Улым да бик тәртипле, киленем дә яхшы. Шулар барын да көйләп алып бара, – диде саубуллашу алдыннан аларга рәхмәтен белдереп юбилярыбыз. – Хәзер тормыш бик рәхәт. Көн саен алда туй өстәле, Аллага шөкер. Тик яше генә кимү ягына бармый шул. Балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетле булсын инде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International