Күпне күргән Өммеһани апа
Арчада яшәүче Өммеһани Әхмәтҗанова Чиканас авылында туып-үскән. Үткән якшәмбедә, 15 июльдә, Өммеһани апага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Президент В.Путинның, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Өммеһани апаның бик күңеле булды.
Өммеһани апаның яшүсмер, яшьлек еллары сугыш чорына туры килә.
– Әти иртә үлде, – дип сөйли ул. – Беребездән беребез вак өч бала калдык. Әнигә бик авыр булды. Мин гаиләдә иң олы бала. Мәктәптә укырга да насыйп булмады. Ул сугыш чорында күргәннәр... Сугышта күп ир-атлар үлеп калды.
Язмышымы, әллә шул каһәр төшкән сугыш гаеплеме, Өммеһанигә яшьтән кияүгә чыгарга насыйп булмый. 38 яшендә генә ул Арчадан авылга килеп тимерче булып эшләгән берәүгә кияүгә чыга. “Балалар булмады, бик эчте”, – диде әби. “Бала юклыкка сезне гаепләмәдеме соң?” – дип сорыйбыз. “Юк, сүз әйтмәде. Ул миңа кадәр бер өйләнгән булган, шулай ук балалары булмаган”. Кияүгә чыкканчы авылда сыер сауган. Сугыштан соңгы елларны хәтта авыл Советы депутаты да булып торган. Арчага килгәч, мәктәптә җыештыручы, кичләрен мәктәп интернаты котельныенда эшләгән. “Тормышыңда сагынып сөйләрлек якты мизгелләр булдымы?” – дип сорыйбыз. “Юк.., – дип көрсенә апабыз. – Үләсе килә... бер рәхәт күрмәдем”. Күзләргә яшь килә...
Ә иң аянычы, Өммеһани апа мунчада яши. Кышын утын белән мич яга, газ баллоны белән газ плитәсендә чәй кайната. Менә тормышта нинди гыйбрәтләр бар. “Өем янды минем.., – дип сөйләде ул. – Янгач, үз җиремдә яшисем килә дип елагач, энемнең улы шушы мунчаны алып кайтып салды. Аңарчы ул шушында, минем участокка, йортым янәшәсенә йорт салган иде инде. Энем бик әйбәт иде, үлеп әрәм булды. Күршеләрем бик әйбәт минем. Булышып торалар”. Эх, әбигә, өе янгач, фатир артыннан йөрисе калган, дигән үкенечле уй күңелне тырнап үтә.
Тотынып кына йөргән әбинең хәлен аңлап: “Өлкәннәр йортына бармыйсыңмы соң?” – дип сорыйбыз һәм: “Юк, шушыннан чыгып китәсе килә...”, – дигән җавап ишетәбез.
Әби белән саубуллашкач, озата чыкма, ятып азрак хәл ал дип, утны сүндереп чыгып киттек. Әби кечкенә тәрәзәле караңгы мунчада, хәл алам дип, караватта ятып калды...
Румия Надршина.