Сизелми дә үтеп киткән гомер
Рәхилә Зиннәтуллина бүгенге көндә бик бәхетле. Аның янында әни, әби, дип өзелеп торган яраткан балалары, оныклары, якын күргән туганнары.
Улы Илдар үзе күптәннән лаеклы ялда инде. Арчада яши, гаиләсе бар, ике бала үстергәннәр. Кызлары Мөнәвәрә белән Мөнирә дә лаеклы ялда, Мөнәвәрәнең ике, Мөнирәнең бер баласы бар. Рәхилә апа хәзерге вакытта Арча станциясендә уртанчы кызы Мөнәвәрә гаиләсендә яши.
Шушы көннәрдә Рәхилә Зиннәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.
– Сезне бик көтте инде ул, – диде Мөнәвәрә шатлыгыннан йөзе яктырып киткән әнисенә яратып карап.
Рәхилә апа үзе Яңасала авылында күп балалы гаиләдә туып–үскән. Әти–әнисе гади колхозчылар. Кызның иң матур яшүсмер чоры сугыш елларына туры килә. Ул өлкәннәр белән беррәттән басуда эшли. Җиде сыйныфны тәмамларга да җаен таба. Сугыштан соң кияүгә чыкканчы тимер юлда төрле хезмәт башкара.
1951 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәймулла абый белән гаилә корып җибәрәләр. Рәхилә апа Арчада икмәк продукт- лары элеваторында төзелеш буенча бригадада, ире лаеклы ялга чыкканчы азык-төлек комбинатында шофер булып эшли. Бер–бер артлы өч балалары – уллары һәм ике кызлары туа. Еллар арты еллар үтә. Шулай 60 елга якын вакыт сизелми дә үтеп китә. Шәймулла абый вафатына да сигез ел үтеп бара икән инде.
Нишлисең, дөньясы шулай көйләнгән. Канаты сынган ялгыз аккош кебек берүзе калган дип берничек тә әйтеп булмый. Ул ире Шәймулла абый белән икесе утырткан мәхәббәт агачы биргән “җимешләр” – балалары, оныклары һәм онык- чыклары янәшәсендә.
Гөлсинә Зәкиева