Ике икең – дүрт кебек

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Ике икең – дүрт кебек

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 17 июльгә 94198 тонна сенаж салынды (барысы 121281 тонна кирәк).

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 12300 тонна сенаж әзерләнде. “Яңарыш” ширкәтендә бер көндә – 658, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтендә 600 тонна сенаж салынды.

13 июльдә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар белән сенажны сыйфатлы итеп салуга багышланган семинар–уку үткәрелде.

– Без бу турыда күп сөйләшәбез, әмма сыйфатлы сенаж сала алучы хуҗалыклар аз, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Шактый күләмдә сенаж салынды да инде, бу эш дәвам итә, шуңа күрә сыйфат мәсьәләсе буенча  тагын бер җыелып сөйләшү зыян итмәс.

Республикада “Делаваль” акционерлык җәмгыяте вәкиле Илназ Шәрипов сенажны фән кушканча ничек салырга кирәклеген җентекләп аңлатты. Иң беренчесе – күпьеллык үләннәрне чәчәккә бөреләнгәндә урырга, аннан дымлылык 55 процентка калгач туратып траншеяларга тутырырга. Бары тик тәгәрмәчле авыр тракторлар белән көндез таптатырга. Төнгә пленка белән ябып куярга.

Семинар–укуда катнашучылар “Ак барс” агрокомплексы”нда сенаж салу барышын карадылар. Иң беренче траншеяларның әзерлегенә игътибар иттек.

Алар агартылган, чистартылган, номерлар сугылган.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов азык әзерләү, сенаж салу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сенаж әзерләүдә күп техника катнаша, ике тәүлек дигәндә 1500 тонна сыешлы траншеяны тутырып пленка белән каплап, резина көпчәкләр белән  бастырып куялар.

– Бөтен шартларны үтәгәндә консервантлар кушасы да юк, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов.

Район ветеринария берләшмәсеннән әзерләнгән азыкның сыйфаты турында мәгълүматлар алдым. “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында азык әзерләү темплары түбән. Инвестор Биектау районындагы  хуҗалыгыннан техника китертеп удар темпта  сенаж салуны оештырдылар. Монысы әйбәт. Әмма сенажның дымлылыгы 73 процент, ул 45–55 процент булырга тиеш. Каротин 25,6 мг гына (норма – 30–55 мг). Бу хуҗалыкта печәннең дымлылыгы да югары.

“Кызыл Яр” ширкәтендә печәннең дымлылыгы 15 процент (норма – 14–17 процент), каротин – 16,63 мг. “Ак барс” агрокомплексы”нда печән тиешле шартларга җавап бирә. “Ватан” ширкәтендә сенажга салган массаның дымлылыгы нормадан кимрәк, каротины нормада.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International