Бәхетлеләрне бәхетсез, парлыларны ялгыз иткән

2018 елның 20 июле, җомга

Бәхетлеләрне бәхетсез, парлыларны ялгыз иткән

Беркөн редакциягә өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. Үзен Күпербаштан Нурҗиһан Васильева дип таныштырды.

– Миңа җитмеш яшь инде. Күптәннән лаеклы ялда. Үзем исән–имин чагымда әтиемнең гыйбрәтле язмышы турында яздырасым килә иде. Ул үзе 1974 елда вафат булды. Әмма сөйләгәннәре, күргәннәре бүгенгедәй күз алдымда һәм күңелемне тырнап тора. Аның тормышы күп- ләргә гыйбрәт булырлык, – дип башлады ул сүзен һәм кечерәк кенә язма тоттырды.

Нурҗиһан апаның бу сүзләре кызыксыну уятты. Аралаша башлагач, ул сөйләгәннәрдән аптырашта калдырды. Нинди генә язмышлы кешеләр юк бу дөньяда. Берәүләргә Аллаһы Тәгалә авырлыкларны кичерергә җиңеллек бирә, ә икенчеләр... Бәлкем, алар аны аңлап кына бетермиләрдер?

– Әтием Рамазан Шакиров турында сөйләми булдыра алмыйм. 1905 елгы ул. Мөндеш авылыннан. Мин аның сугыштан соң туган балаларының берсе. Әтиемнең сөйләве буенча, 1941 елда Ленинград блокадасында кала ул. Хатыны Сәрвәр апа улы Нургалине әбисендә калдырып, ире янына китә. Ничек? Ни өчен? Анысы безгә мәгълүм түгел. Ничектер әнинең: “Иреннән бик каты көнләшкән”, – дигән сүзләре генә хәтергә сеңеп калган. Куркыныч юлга чыгуының сәбәбе шулмы, әллә бөтенләй башкамы, билгесез. Әмма шунысы мәгълүм, Сәрвәр апа анда ачлыктан үлә. Әти 1943 елда яраланып госпитальгә эләгә, бер яктан икенче якка уң кулын пуля тишеп чыккан була. 1944 елда әти контузия белән Мөндешкә кайта, Апаз авылыннан Гөлҗиһан Ибраһимовага өйләнә. Бер–бер артлы җиде балалары туа, Нургали абый белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. “Өйләнешкәндә әтиегез кашык тотып ашый да, уң кулы белән эшли дә алмый, аннан кисәк кенә башына суккан кебек сикереп тора иде. Башына да зыян килгән булган, күрәсең”,  – дип искә ала иде әни.  Шулай да, инвалид булуына карамастан, тик ятмады ул. Җәен көтү көтте, кышын каравылда торды. Без, балалар, чиратлап әтигә булышырга бара идек, – дигән юллар язылган әлеге хатта.

Нурҗиһан ападан Нургали абыйның да язмышы белән кызыксындык. Нургали абый армиядә хезмәт итәргә Ленинградка эләккән. Шунда әнисенең каберен эзләп тапкан. Бу хакта әтисенә хат та язган. Белмим, язмыш сынавыдырмы, газиз әнисенең каны тарткандырмы,  Нургали абый шул якта төпләнеп тә кала. Өйләнә, ике баласы туа. Исән вакытында әтисе, туганнары турында да онытмый, кайткалый торган була.

– Әти безнең коры кеше булды. Безгә бер әйтүе җитә иде. Әни белән алар яхшы мөнәсәбәттә, бер–берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Гомер үтә, алар юк инде. Без дә картаю ягына барабыз. Әтиемнең гыйбрәтле язмышы турында башкаларга да җиткерәсем килде, – диде соңыннан саубуллашканда Нурҗиһан апа. – Сугыш шулай бәхетлеләрне бәхетсез, парлыларны ялгыз иткән. Көчлеләр сугыштан соң тормышны алып барырга үзләрендә дәрт, куәт тапкан. Әнием әти өчен үзе бер байлык, ышаныч, таяныч булган.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International