Күңел матурлыгың өчен рәхмәт, сиңа!

2018 елның 20 июле, җомга

Күңел матурлыгың өчен рәхмәт, сиңа!

Арчаның “Гомуми туклану” ширкәте җитәкчесе Нурия Гыймадиева әле кайчан гына 100ләп ветеранны җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрде. Инде менә хезмәттәшләрен юбилеена дәште. Кунаклар 120дән дә артып китте. Мәҗлес “Казан егетләре”нең “Туган көн” дигән дәртле җыры белән башланды.

Бергә

      бәйрәм итик дуслар,

Минем бүген туган көн!

    Җыр, музыка, тантана күңелләргә үтеп керде. Табыннар сый-нигъмәттән сыгылып тора. Юбилярның гына түгел, биредә утыручы һәркемнең бәйрәме иде ул! Хезмәттәшләр, ветераннар, туганнар, дуслар төркем-төркем өстәлләр артына тезелешеп утыр- ган. Район башлыгы Илшат Нуриев юбилярны котлап, Рәхмәт хаты тапшырды. Нурия Әхмәт кызы турында халыкны эш урыны белән тәэмин иткән, эшен нәтиҗәле алып барган иң булдык- лы җитәкчеләрнең берсе дип, ихтирам белән сөйләде.

Мәҗлес дәвам итте. Нурия ханым түрдә утыр-ган иң зур кунак – әнисе Шәмсенур апага: “Рәхмәт әни! Янәшәмдә әнием булуы белән мин бик бәхетле”, –  дип, кочып, бер кочак ап-ак чәчәкләр бүләк итте. Шәмсенур апага сүз бирелгәч: “Шушы бала тормышымның бизәге...”, – дип дулкынланып, чын йөрәктән сөйләде.

Әнисе сул ягында утырса, юбилярның уң ягында – иптәше Зөфәр, улы Булат, кызы Энҗе... Энҗе “Гомуми туклану” ширкәтендә үз янында эшләсә, улы Булат Казанда абруйлы югары уку йортларының берсендә белем ала...

Бәйрәм кызганнан–кыза барды. Абыйсы Сәлим, энеләре Айдар (“Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе), Илдар – гаиләләре белән барысы да биредә, бердәнбер кыз туганнарына матур теләкләрен әйттеләр. Син уңган, булган, усал да... Һади Такташның шигырь юллары искә төшә:

Коридордан басып

                    Алсу килә,

Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел

            кебек шикелле...

(“Алсу” шигыре)

Ә тормышта усаллык кирәк. Бигрәк тә сәүдә йомшаклыкны өнәми. Хезмәт биографиясен гади кибетчедән башлаган Нурия ханым Чулпан кулланучылар җәмгыяте рәисе, Арчаның “Гомуми туклану” ширкәте җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Кайда гына эшләсә дә, аның җитәкчелегендәге коллектив зыянга түгел, файдага эшли. Үзенә эшләгән кебек тырыша, тырмаша. Юбилярга теләкләр әйт- кәндә заманында бергә эшләгән җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә бу турыда әйтеп үтте.

Мәҗлеснең кызган бер мизгелендә ишектән чәчәкләр тотып, 1990нчы елларда Арча районында райпо рәисе булып эшләгән, “Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженер челтәре үсеше фонды” дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов килеп керде. Мәҗлес тагын да күтәрелеп китте. Совет чорына кайткандай булдык, дип, кайберәүләрнең күңелләре тулды...

Әледән–әле көтелмәгән күңелле мизгелләр булып торды. Шау-гөр килеп, Татарстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева чыкты. Яратып кул чаптылар, мәҗлес гөж килде.

Матур теләкләр күп булды. Ә берсен язам. Аны Нуриянең балачак дусты, тормыш сынауларында күп сыналган, Нурия ханымның ярдәмен тоеп яшәгән гади бер авыл хатыны әйтте. “Күңел матурлыгың өчен рәхмәт, сиңа!” Безнең юбилярга чын йөрәктән әйтелгән сүзләр, бәя иде бу.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International