Урман кызы булган
Яңа Кенәрдә яшәүче Һәдия Нуриҗанова шушы көннәрдә генә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килгән иде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Һәдия апаны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та котлады һәм бүләк тапшырды.
Һәдия апа кунакларны елмаеп каршы алды, шаяртып сөйләшеп көлдерергә дә җаен тапты. Үткәннәрне искә төшерә башлагач кына йөзе җитдиләнеп китте. Ул да шул чор авырлыкларын башыннан кичергән. Әтисе үз теләге белән фронтка киткән. Кызны ачлыгы да, ялангачлыгы да читләтеп үтмәгән, өлкәннәр белән беррәттән эшләргә дә туры килгән.
Байкал авылында туып–үскән ул. Кызы Нурия ханым әйтүенчә, урман кызы булган.
– Урман кисү эләкте инде безгә. Җәен уракка төшә идем. Көнгә 35әр сутый ура идем. Көнлек норма ул. Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмадым, агачын да күтәреп төядек, иң авыр хезмәтләрне башкардык, – ди Һәдия апа.
Сугыштан соң кыз Шекә авылына Кави исемле егеткә кияүгә чыга. “Бабай аңа: ”Син китсәң, тормыш сүнәчәк, мин вафат булгач кияүгә чыгарсың”, – дигән. Әни аның сүзен тыңлаган”, – диде Нурия ханым. 1950 елда Нуриҗановлар Яңа Кенәргә күчеп килә. Һәдия апа Яңа Кенәрдәге мех комбинатына тегүче булып урнаша. Берсе артыннан берсе дүрт балалары туа.
– Әни бик тә сабыр, тырыш кеше иде. Әти укытучы, көне буе эштә. Аны бик тәрбияләде, бөтен киемне, хәтта костюмнарга кадәр үзе тегеп киертте, безне, балаларны, карады, йорт–җирне тәртиптә тотты. Әле дә без аңа буйсынып яшибез, – диде кызы.
Балалары бар да югары белемле, дәрәҗәле. Нурия әтисе кебек үк гомер буе укытучы булып эшләгән, Түбән Камада яши. Үзе дә лаеклы ялда. Әнисе янына еш кайтып, Түбән Кама белән Яңа Кенәр арасын якынайтып бетергән инде. Улы Хәниф Казанда, атказанган табиб, икенче улы Фирдәвес тә Казанда гомер итә, ә Фәрите Украинада, хәрби.
– Балаларым бик тәртипле, игелекле булдылар. Яхшы тәрбия бирә алуыбызга куанам, – ди Һәдия апа. – Үз яннарына алып китмәкче булалар, үз көчем белән салган өемне бик яратам, беркая да чыгып китәсе килми. Гөлсинә (социаль хезмәткәр Гөлсинә Хәйруллина) бик булыша, балаларым еш кайта. Тормыш яхшы, нәрсә кирәк, шул бар. Бүгенге көнем бик рәхәт. Тынычлык булсын, балалар гына кайгы–хәсрәт күрмәсен.
Гөлсинә Зиннәтова