Алар тимер туйларына таба атлый

2018 елның 20 июле, җомга

Алар тимер туйларына таба атлый

Алар бер-берсенә “бабай, әби” дип кадерләп эндәшеп, йортның йозагы, балалары, оныкларының кадерле кешеләре булып яшәп ята. Уртак гаилә тормышының 64 нче елын ваклыйлар.

Икесе дә Күлтәстә туып–үссә дә, Фәния Мөхәммәтнур атлы егетне белми. Белми, вәссәлам. Югыйсә, яшь аермалары да зур түгел, 3 кенә ел. Хәер, ул чакларда Күлтәс гөрләп тора, бер йортта гына да дистәгә якын бала үсә, авылның ике очында яшәп бер-береңне белмәү дә гаеп түгел. Аннан, Фәния җиткән кыз булып өлгергәндә Мөхәммәтнурны солдат хезмәтенә алып куялар. Ә ул срогын тутырып кайтканда инде авылны берсеннән–берсе зифа, гүзәл кызлар баскан. Сайла гына! Егеткә бу юлы әнисе дә ярдәмгә килә, “Бигрәк уңган инде бу Фәния. Һай шул кыз киленем булса...”, – дип кабатлаулары белән улының күңеленә “корт” кертә. Әни сүзе генә кермәс иде дә бәлки, кызны беренче күрүдә үк егет тә гүзәлкәйгә күз төшереп куйган була. Кыз инде ул чакта ук “уңган-булган” дигән дәрәҗәне яулаган, сугыштан соңгы елларда өлкәннәр белән бертигез эшләп, тормыш арбасына җигелгән була. Ике ел ярым йөргәннән соң, яңа гаилә туа. Ишле гаиләгә, 4 малайның абыйларына килен булып төшә Фәния, олы уллары да төп йортта дөньяга килә. Аннан, торырга йорт бирәләр дигәч, гаилә башлыгы урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Һәм шул көннән Лесхозда яши башлый алар.

Шәвәлиевләр гаиләсендә алты бала туып–үсә. Шөкер, бүгенге көндә һәммәсе исән-сау, әти-әниләрен 12 онык, 10 оныкчык белән куандырганнар инде. Өлкәннәр төп йортта уллары Фаил белән киленнәре Лилия тәрбиясендә. Килен–кайнана булып 28 ел гомер кичерәләр. Гаилә бәйрәмнәрен генә түгел, гадәти ял көннәрен дә бергә җыелышып шушы төп нигездә үткәрергә ярата Шәвәлиевләр. Фаилләре үзе гармунчы, үзе тамада, киленнәре Лилия җырчы. Гомумән, җыр-моң гаиләнең юлдашы. Ул сәләт төп нигездә үскән оныклар Рамил, Раил, Зиләгә дә күчкән. Шуңа кунакчыл йортта яллар да бәйрәмгә әверелә. Алар элек-электән авырлыкларны әнә шулай үзләре юатып, сабырлык белән күтәрергә тырыша. Авырлыклар дип хәзер әйтергә генә ансат, ә авырлыкның ниндие төште алар бәгыренә...

Олы уллары Даниялның шушы авыл кызы Нурия белән гаилә коруы эне-сеңелләр өчен шатлык булды. Менә тиздән өйгә бәби кайтачак. Бу яңалыкка бигрәк тә сеңелкәшләр куана. Өйгә бәби кайта, тик ятим булып... Бәби тапканда күп кан югалтып килен сабыен мәңгелеккә ташлап китә...

Ике көнлек оныгы Лилияне 7нче баласы итеп, кодагые белән бергәләп үстерә Фәния апа. Үзе күп балалы ана булганга 50 яшеннән лаеклы ялга чыккан гына була. Ике йорт бер булып Аллаһы Тәгалә ярдәме белән кыз-ны үстереп олы тормышка озаталар. Әтисе яңа гаилә корып, ул йортта да кадерле кыз булса да, туган йортыннан, әнисеннән (Фәния апаны әни дип йөри ул) аерыласы килми аның, биредә үсә. Бүген Лилия үзе ике бала әнисе. Түбән Оры килене, Казанда яшиләр.

Сугышка кадәрге балачактан башлап, авыр елларны кичереп бүгенге көннең рәхәтлекләрен татыган әби белән бабай тормышларыннан канәгать булып, балаларына хәер-догада яшәп ята.

Сугыш башланганда 12 яшен тутырган Мөхәммәтнур абыйның 3 абыйсы яу кырыннан кайтмый... Мөхәммәтнур 15 яшеннән колхоз атларын карый башлый. “Безнең якларны урман саклады, күтәрәмгә калган атлар булмады. Бүреләр дә бар иде, Аллаһ ярдәме белән безгә дә, малларга да тимәделәр”, – ди ул. 

Кичергән борчулар эзсез узамыни – Фәния апа ике тапкыр инсульт кичерә. 8 яшендә, әтисен сугышка алгач, өлкәнәеп китә ул. Урак урган әнисе янына энесен алып барганда әнисе кызны да урак урырга өйрәтә. Әнисе янәшәсендә урак урган кызга әбәт вакытында йоклап алырга рөхсәт була. Аннан, өлкәннәр белән печәнен дә чаба, кибән сала, ындырда ашлык суга, мин яшь дип тормый, урман кисәргә дә китә. Ә әтиләре сугыштан кайтмый, бары өч хаты килә.  “Җиңү көне җитсә, әни авырый башлый иде”, – дип искә төшерә ул. Лесхозда эшләгәндә дә авыр эшләрдән курык- мый, үзенә бирелгәнне намус белән башкарырга тырыша. 

“Безнең әнкәй бик сабыр кеше”, – дип кайнанасын мактаучы Лилия апа бүген үзе дә кайнана. Төп нигездә бүген өч буын бергә яши – Раилләре киленне дә төп йортка төшергән. Алар әби-бабайларын бәләкәй Рөстәм оныкчыклары белән куандырган. “И, яратам шул баланы. Үзе дә безгә елмая”, – ди Фәния апа. Дүрт айлык Рөстәм шул сүзне генә көткәндәй авызын ерып дәү әбисенә кулларын суза. Дәү әби, дәү бабай, бәби. Болар янәшә булганда йорт үзгә ямьле булып, нур бөркеп тора. Яшь үренте өлкәннәр күңеленә дә өмет, көч бирә. “Мондый рәхәт тормышларны калдырып китәсе дә килми”, – ди Фәния апа. Яшәргә дә яшәргә әле. Аларны  әле киләсе елга юбилейлар көтә: Мөхәммәтнур абыйга 90 яшь, гаиләләренә 65 ел тулачак.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International