Балтырган басып китмәсен

2018 елның 20 июле, җомга

Балтырган басып китмәсен

Адәм баласы тыкшынмаса, табигать барын да көйли. Әмма без кычытмаган җирне кашыйбыз, каш ясыйм дип, күз чыгарабыз.

Узган гасырның 60нчы елларында безгә Сос- новский  балтырганы дигән үсемлек кайтаралар. Шундый фамилияле кеше Кавказдагы үсемлекләрне өйрәнгәндә агач кебек үсеп утырган галәмәт зур яфраклы үсемлеккә игътибар итә. Шуның  орлыкларын алып кайтып чәчә. Мондый “байлыкны” (терлекләр өчен менә дигән азык, янәсе) югарыдагылар хуплап ала, киләчәктә куркыныч дошманга әвереләсе үсемлек бөтен илгә тарала.

– Безнең районда Сосновский балтырганы 42 гектар чамасы җир  били, – ди Россия авыл хуҗалыгы  үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ул “Ташкичү”, “Ашыт”, “Кырлай” хуҗалыкларына кергән авыллар тирәсен үз иткән. Әмма тагын да таралу куркынычы бар.

17 июльдә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищипенко безнең районда балтырган үскән җирләрне карады, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәште.

– Беренче чираттагы бурыч – Сосновский балтырганы үскән мәйданнарны ачыклау, – диде ул. – Шуннан соң нәтиҗәле көрәш оештыру.

Әлеге үсемлек нәрсәсе белән куркыныч соң? Аның согы бик хәтәр, бигрәк тә кояшлы көннәрдә тән көчле  пешәргә мөмкин. Кагылгач та беленми әле ул, бер–ике көннән килеп чыга. Яра бик авырта, озак тазармый. Терлек ашый калса, үрчем булмаска мөмкин.

Сосновский балтырганы агулы һәм аңа каршы көрәшүе кыен. Авыл, шәһәр тирәләрен су буйларын ярата. Аны безнең районга узган гасырның алтмышынчы елларында кайтаралар. Булачак бер галим колхоз басуларында тәҗрибә үткәреп, кандидатлык диссертациясе яклый. Әлеге үсемлекнең хайваннар өчен дә яраксыз икәнлеге ачыклангач, чәчми башлыйлар. Әмма ул бик әрсез булып чыга, басу кырыйларына, урман полосаларына, зиратларга үтеп керә.

Әле балтырган согыннан тәне пешеп зыян күрүчеләр безнең районда да булды.

Белгечләр бу дошманга каршы көрәшү юлларын тәкъдим итәләр. Май ахыры–июнь башында 10–20 сантиметр тирәсе үскәч чабарга, гербицидлар белән эшкәртергә. Август аенда тагын кабатларга. Орлыгы август аенда өлгерә.

Тәнне каплый торган кием киеп эшләгәндә дә согы тәнгә үтеп керергә мөмкин.

Өйгә кайткач, тәнне сабын белән яхшылап юарга.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International