Сез әле безгә кирәк
Гыйниятулла Миннебаев Апазда улы һәм килене тәрбиясендә яши. Йорт җирләре яхшы, тормышлары мул. Гыйниятулла абый кадер–хөрмәттә. Өлкән яшьтәге кешене багу җиңел эш түгел. Әмма, күренеп тора, Рәмзия авырсынмый.
– Заманында җор күңелле, шаян кеше иде, – диде ул кайнатасын мактап. – Кулыннан гармуны төшмәде, җырлады, биеде. Хәзер генә бераз биреште.
Шушы авылда туып–үскән Гыйниятулла абый. Сугышның нәрсә икәнен дүрт яшендә үк, әтисе Миннебай гражданнар сугышыннан яраланып кайткач аңлый. Әмма ул вакытта кайчандыр аның да кулына мылтык тотып дошманга каршы барырга туры киләчәген берәү дә башына да китермәгән.
Җиденче сыйныфны тәмамлаган егет ФЗӨгә укырга китә. Аннан инде Донбасска, шахтага. Тик озак эшләргә туры килми, немец самолетлары шахтага һөҗүм итәләр. Озак уйлап тормый егет, туган авылына кайтып китә. Ә 1942 елда аны армиягә алалар. Башта офицерлыкка укырга Можгага, аннан рус телен начар белүе сәбәпле, Ижевскига җибәрәләр. Урман эчендә землянкаларда яшиләр. Ашарга җитми. Әмма егет күп нәрсәгә өйрәнә. НКВД гаскәрләре составында күперләрне саклау частена эләгә. Мәскәү, аннан Калининград өлкәсенә җибәрелә. Снайперлыкка укый. Снайпер буларак Великие Лукига китә. Менә шунда сугышның барлык авырлыкларын белә, күрә. Белоруссияне азат итүдә катнаша, Кречев станциясендә 16 немецны юк итә. Сож елгасы аша салынган күперне (бу күпер аша алып чыгып, бөтен фронтны техника һәм сугыш кораллары белән тәэмин итәләр) сакларга да туры килә Гыйниятулла абыйга.
Хезмәтен ул Әзәрбайҗанда, Ирак чигендә дәвам итә. Өйгә 1949 елда гына кайта. Апазда бригадир, колхоз рәисе урынбасары, өлкән ат караучы була.
Авылдашы Михаил Әпсәләмов 7 сыйныфны тәмамлауга колхозда эшли башлый. 1943 елда 18 яшендә фронтка китә. Өч ай укчы полкта хезмәт итә. Аннан – Ерак Көнчыгыш.
Сугыштан соң Михаил Ибраһим улы Амур өлкәсендә механизатор һөнәрен үзләштерә. Авылга кайткач тракторга утыра, урман кисә. Авылны торгызуга үзеннән зур өлеш кертә.
Михаил Әпсәләмов 40 елдан артык тракторчы була, хуҗалыкның алдынгы механизаторыннан санала. Күп тапкырлар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, авыл Советы депутаты итеп сайлана. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, яшьләр өчен остаз булып тора.
Хәзерге вакытта ветеран кече улы һәм килене белән яши. Бераз авырып торса да, әле дә солдатларча төз гәүдәле ул. “Ел да Арчага парадка йөрдек. Быел гына бераз бирешеп китте”, – диде аның турында Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.
Бу көнне ике ветеранга да “Фидакарь хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. “Батырлыгыгыз, тырыш хезмәтегез һәм булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Авырмагыз, исән–имин яшәгез. Сез әле безгә бик кирәк”, – диде аларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина медаль һәм чәчәк бәйләме тапшырып.
Гөлсинә Зәкиева