Тарих документларда саклана

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Тарих документларда саклана

23 июльдә Арчада Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетының эксперт–тикшерү һәм методик комиссиясенең күчмә утырышы үтте.

Утырышта ТР дәүләт архивының оештыру–методик бүлеге җитәкчесе  Ольга Шәфигуллина, белешмә–эзләү системасы бүлеге җитәкчесе Наталья Нерозникова, архив тармагын автоматлаштыру бүлегенең баш архивчысы Роман Чернов һәм җиде районның архив бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышның төп көн тәртибе – районнарда аеруча әһәмияткә ия булган эшләр, документлар исемлеген барлау иде. Һәр районның архив бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Аннан соң комиссия әгъзалары үз фикерләрен әйттеләр.

Арча район башкарма комитетының архив эшләре исәбе һәм алып бару секторы мөдире Лена Сабирова әһәмиятле эшләр исемлеге фондына кергән 1936–1993 елларны эченә алган документлар белән таныштырды. Әлеге документлар аша тарих битләренә күз салып була. Мәсәлән, бүгенге авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе 1962 елның апрелендә Арча территория колхоз–совхоз производство идарәсе булып оеша, 1965 елда ул Арча район авыл хуҗалыгы производство идарәсе, 1982 елда авыл хуҗалыгы идарәсе, 1983 елда район агросәнәгать берләшмәсе дип үзгәртелә. 1991 елдан хәзерге исем белән йөртелә. Биредә Арча, Тукай, Кызыл  Юл районнарына кагылышлы документлар саклана. Алар арасында җирдән мәңгегә файдалану актлары, җир баланслары, туфрак  характеристикасы, аннан файдалану буенча киңәшләр,  терлек торакларын сафка бастыру, идарә  приказлары һ.б. кызыклы документлар бар. Заманында колхозларга җирләр мәңгелек файдалануга бирелгән булган. Бу турыдагы Дәүләт актлары шул хакта сөйли.

Комиссия әгъзалары эшлекле сөйләшү барышында фикерләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International