Авылның күркәм кешесе

2018 елның 27 июле, җомга

Авылның күркәм кешесе

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Яңа Кенәр авылында яшәүче Габделәхәт Сәфәровны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Габделәхәт Тимергали улы Кызыл Яр авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлагач Шекә, Печмәнтау, Кызыл Яр авылларында башлангыч сыйныфларны укыта.

1948 елда армиягә алына, авиатехник училищеда укый, самолетларның техник–механигы була. “Авиация отличнигы” дигән билге белән бүләкләнә.

Туган авылына өлкән лейтенант булып кайта. Иске Ашыт мәктәбендә укыта. 1954–1956 елларда комсомол райкомы секретаре. Читтән торып Казан педагогика техникумын тәмамлый. Берара район мәдәният йорты мөдире була. 18 ел мәктәп–интернатта укыта. 1978 елда “Мехчы” филиалына җитәкче итеп билгеләнә, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International