Гадения апага 90 яшь
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 25 июльдә Арча шәһәрендә яшәүче Гадения Фәтхрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гадения апа Балтач районының Сосна авылында туган. 1951 елда алар гаиләсе шушы райондагы Красный Восток бистәсенә күчеп килә. Бистә урман эчендә үк урнашкан була. Кыз урман кисә, Байкал авылына да урман кисәргә җибәрәләр. Шунда ул булачак ире Минһаҗ белән таныша. Туй ясыйлар, тора–бара уллары Фәрит, кызлары Фәридә, Гөлсинә туа.
Ире Минһаҗ авырып киткәч 2001 елда Арчага кызы Фәридә гаиләсенә күчеп киләләр.
Ильяс Фәттахов