Фидакарь хезмәте өчен
Күлтәстә туып–үскән Гарәфетдин абый соңгы ике елда авылга җәйләрен генә кайта, кышларны Казанда кызында үткәрә. Туган авылыннан сугышка бәйле чорда – 1944 елдан 1949 елга кадәр аерылырга туры килгән аңа. Хәзерге аерылу яшенә бәйле – быел унынчы дистәне ваклый башлады ул. Алтмыш елдан артык бергә гомер иткән Рәисәсен юксына.
– Бик матур яшәдек без, әйбәт кеше иде. Җиденче класска кадәр бергә укыдык, аңарчы бернинди хисләр дә юк кебек иде. Кечкенә Рәисә, дип үрти идек әле үзен. Бәхетем янәшәдә булган икән.
Рәйсә апа белән ике ул, ике кыз үстерәләр. Икәүләп колхоз умарталарын карыйлар: “140 баш умарта бар иде”, – ди. 1976,1987 елларда районның иң яхшы умартачысы дигән исемгә лаек була. Аннан соң да өченче, дүртенче урыннардан төшми.
– Әйдәгез, бакчаны күрсәтәм, – диде ул. – Менә монда алты умарта, 25 баш булганы да булды. Быел алты баштан ике бидон бал алдым. Кышка умарта өенә кертәм, яз шуларны, авылны сагынып кайтам. Урын әйбәт безнең, янәшәдә урман, урамны да карап җибәрсәләр...
– Быел бу урамга да таш салабыз, – дип сүзгә кушылды Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов. – Бар нәрсә дә әзер инде.
Алар гаиләдә дүрт малай үсә. Гарәфетдин – иң кечесе. Балачактан эшләп үсәләр, әтиләренә хуҗалыкны алып барырга булышалар, көтү көтәләр. Иң өлкән абыйлары Шаһинур сугышка кадәр армиядә хезмәт итеп кайта. 1941 елда сугышка алына, сугышны өлкән лейтенант булып тәмамлый. Гыйльметдин абыйлары сугыш башланганда армиядә хезмәт итә: “Исән–сау. Тиздән өйгә кайтырмын”, – дип язган була. Әмма сугыш мондый хыялларны юкка чыгара, Гыйльметдин хәбәрсез югала. Бәдретдин абыйсы япон чигендә хезмәт итә, инвалид булып кайта.
Гарәфетдин яшь чагында берничә ел соңга калып туганмын, дип саный. Аның бик тә фронтка китәсе килә, әмма яшь дип алмыйлар. 16 яше тулгач кына Арчада десантчылар мәктәбендә укый башлый. Алар парашют белән сикерәләр, биеклектән курыкмаска өйрәнәләр. Тик чираттагы сикерү вакытында кулын авырттыра, десантчы булу хыялы да тормышка ашмый.
1944 елда пулеметчылар әзерләү курсларына җибәрәләр. 1945 елдан 1949 елга кадәр НКВД час- тенда хезмәт итә.
Район башлыгы урынбасары Любовь Осина ветеранга “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медале тапшырды.
Ильяс Сәхәпов