Яуда да, хезмәт кырында да алдынгы булганнар
Өйгә керү белән тәрәзә каршында урам ягына карап утырган кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле Нургали абыйга күз төште һәм тәннәр чымырдап куйды. Ни күзәтә икән ул? Әллә без киләсен белеп зарыгып көттеме, я булмаса үткәннәрен исенә төшердеме? Гомер буе дөнья җимертеп эшләп йөргән кешегә бер урында утыру җиңел түгел шул. Колак ишетми, күзләре дә сөбханалла гына. Эх, картлык... Ярый әле янында үзе өчен җан атып торган кызы Дамира, кияве бар.
– Германиягә кадәр барып җиттем мин, анда тагын ике ел хезмәт иттем, – диде ул ни өчен килүебезне аңлаткач.
Нургали Шәрәфиев Питрәч районыннан. Башлангыч белем алырга гына өлгерә. Гаиләсенә аз булса да булышу теләге белән терәлеп кенә торган безнең районның “Заветы Ильича” колхозында төрле эшкә алына. 1942 елда сугышка китә. 15 көн Суслонгер лагеренда була, хәрби лагерьда хәрби белем үзләштерә. Аннан пулеметчы булып 2нче Белоруссия фронтына җибәрелә. Рига шәһәрендә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чык- каннан соң 321 укчы дивизия составында сугыша. Польша җирендә әсирлеккә төшә. Аларны Америка солдатлары коткара. Сугыштан соң 1949 елга кадәр Германиядә хезмәт итә.
Кайткач Нургали Шәрәфиев Штерә авылына күчеп килә. Гомер буе колхозда эшли. Терлекче дә, ат караучы да, көтүче дә була. Авылдашлары тарафыннан хөрмәт казана.
Яңасаладан Мисбах Мифтахов та хезмәт юлын 1935 елда гади колхозчы булып башлап җибәрә.
1941 елда илебезне дошманнардан сакларга китә. Төньяк–Көнбатыш, 2 һәм 3нче Украина фронтларында сугыша. 1946 елда исән–сау әйләнеп кайта. Аннан колхозны торгызу эшенә кереп чума. Шунда ук колхоз рәисе итеп сайлана. Авыл советы рәисе, бригадир, ферма мөдире була. Һәр эшкә җаваплы каравы белән җитәкчеләр ихтирамын яулый.
Хатыны белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер шуларның игелеген күреп, оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яши.
Зур Бирәзәдән Ибраһим Мөстәкыймовның да хезмәт юлы туган колхозында башлана.
1943 елда сугышка алына. Суслонгердан ерак түгел генә урнашкан урман эчендәге хәрби лагерьда алты ай була, аннан 1нче Белоруссия фронтына җибәрелә. 164 укчы полкта миномет частенда сугыша, Латвия авылларын фашистлардан азат итүдә катнаша. Яраланып Мәскәүдә госпитальдә дәвалана. Җиңү көнен дә шунда каршы ала.
1951 елда гына авылына аяк баса Ибраһим абый. Фермада, төзелештә эшли. 18 ел комбайнчы, тракторчы була. Пенсиягә чык-
каннан соң да әле эшләвен дәвам итә. Хатыны Зөлхәбирә апа белән 46 ел бергә гомер итәләр, 4 бала тәрбия- ләп үстерәләр. Хәзерге вакытта кызы Фәридә тәрбиясендә яши.
– Күзләре күрми, шуңа бик борчыла, – диде Фәридә. – 95 яшенә килерсез. Өч ел гына калды. Яшәсен генә әле.
Әйе, яшәсеннәр генә әле. Ә менә Сибагатулла абый быел 8 июньдә үлеп киткән. Арча үзәгендәге фатирда улы Илгиз, килене Дания белән яшәде.
– Бик әйбәт кеше иде. Яхшы тордык. Мине үз кызы кебек якын күрде. Бик сагынабыз. Урыны оҗмахта булсын,– диде Дания ханым күз яшьләренә буылып.
Сибагатулла Насыйбуллин ике сыйныф белем белән Алга Көек авылында хезмәт юлын башлый. Нәрсәгә тотынмасын, бар да кулыннан килә егетнең. Соңрак аңа Днепропетровск, Саратов авиация заводларында эшләргә туры килә. Аннан сугыш. Мурманск өлкәсендә сугыша ул. Батырлыгы өчен күп тапкырлар сугышчан бүләкләргә лаек була.
1947 елда Түбән Пошалымга кайта, Разыя апага өйләнеп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Үзе колхозда эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ун ел урман кисүдә йөри.
Менә шундый яуда да, хезмәт кырында да алдынгы урыннарда барган мактаулы кешеләр алар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәрберсенә (Сибагатулла абыйның килененә бирде) “Фидакарь хезмәтләре өчен” медале тап- шырды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА