Тракторчы да булган
27 июльдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Әлфия Җәләлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Әлфия әби Мөрәле авылында туган. 5нче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Башта Сеҗедә артельдә мех эшкәртә, аннан куяннар карый. 1939 елда зур кыенлыклар белән (ул чорда авылдан җибәрмиләр) Казанга тегү фабрикасына урнаша. Әмма фин сугышы башлана, ир–егетләрне фронтка алалар. Абыйсы Фәрит сугышта бер кулын калдырып кайта. Кызга авылга кайтырга туры килә. Урман кисә, окоп казый. Аннан тракторчылар әзерләү курс- ларына җибәрәләр. 9 ел тракторда эшли.
1949 елда авылдашы Имаметдинга кияүгә чыга. Ике кыз, ике ул үстерәләр.
Хәзерге вакытта Әлфия әби оныгы Рузилә белән Арчада яши. Рузилә кибеттә эшли, буш вакытында картиналар иҗат итә.
Ильяс СӘХӘПов