Чебешләрне санар чак җитә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Чебешләрне санар чак җитә

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 28 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә республикада игеннәрне урып–җыюның барышы белән таныштырды.

Барысы 1,5 млн. гектардагы игеннәрне урып–җыясы бар. Әлегә суктырылган мәйданнарның гектарыннан 32 центнердан артык уңыш чыга. “Уңыш нинди  генә булмасын, соңгы нәтиҗә һәрвакыт урып–җыю эшләренең дөрес сайланган  тактикасына бәйле”, – диде министр.

Әкренләп безнең район хуҗалыклары да уракка керешеп килә. Аңа кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларның урып–җыюга әзерлеген тикшереп чыкты. Беренче урынга “Курса МТСы” ширкәте лаеклы дип табылды. “Северный” ширкәте – икенче, “Ватан” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре өченче булды. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүче хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Районда урып–җыюны беренче булып “Кызыл Яр” ширкәте башлап җибәрде. Бераз гаҗәбрәк тә, чөнки гадәттә кыр эшләре бу якларда соңрак башлана иде. Моның сәбәбе гади – быел әлеге хуҗалыкта да бөртекне сыттырып җиңсәләргә тутыралар. Дымның югары булуы да комачауламый, һава торышы әйбәт вакытта урак мәйданы да кими тора.

– Барысы 300 тонна шундый азык әзерлибез, – ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Касыймов.

Моңа кадәр бу ысулны “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте бик уңышлы куллана иде. Узган ел шундый агрегатны “Игенче” хуҗалыгы, быел “Яңарыш” ширкәте алды.

Ә Арча элеваторына яңа уңыш ашлыгын “Казанка” хуҗалыгы китерде. Элеватор коллективы бүләкләр әзерләп каршы алды. Беренче олауларны алып килгән аталы–уллы Разих һәм Айнур Хәмзиннәр лаек булды аңа.

“Казанка” ширкәте бу көнне элеваторга 60 тоннадан артык арыш китерде.

Район башлыгы Илшат Нуриев комбайнчыларны кызыксындыру тәртибе узган елдагыча булачагын әйтте. Биш көн саен ярышка йомгак ясап барылачак.

Иң мөһиме – кешеләр иминлеге. “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт  инженер–инспекторы Габделхак Касыймов комбайнчылар алдында гади, әмма бик мәгънәле киңәш әйткән иде:

– Сез комбайнда икешәр кеше эшлисез, – диде ул. – Бер–берегезне күрмичә комбайнны  кабызмагыз, кузгалып китмәгез!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International