Арчада рок–төркем

2018 елның 3 августы, җомга

Арчада рок–төркем

Беркөн бакчада эшләп йөргәндә кич буе Җиңү паркы ягыннан музыка, җыр тавышы яңгырап торды. Барысы да без яшь чактагы, 80нче, 90нчы елгы хитлар. Рус телендә, берничә татарча җыр да ишетелде. “Бу ни булыр икән? Бернинди чара турында да ишетмәгән идем”, – дип уйлап куйдым әле. Соңрак улым кайтып анда рок–төркем чыгыш ясавы, искиткеч матур концерт күрсәтүләре турында әйтте. Кемнәр булыр бу?

Элегрәк Ринат Гәрәев җитәкчелегендәге вокаль–инструменталь ансамбль чыгышын карарга, тыңларга ярата идек. Сабантуйларда үзләре зур бер концерт куялар иде бит. Соңгы вакытта гына күренми башладылар. Алар дисәң, тавышлары яшьләрнекенә ошаган. Димәк, алмаш барлыкка килгән.

... Минем уйларымны сизгән кебек дүшәмбе көнне редакциягә Ринат Гәрәев килеп керде. Шул хакта хәбәр бирергә килгән булып чыкты.

– Ул көнне Җиңү паркында Эдуард Прахов җитәкчелегендәге рок–төркем чыгыш ясады. Бернинди белдерүсез, уйладык та бардык. Дөрес, тамашачылар аз иде. Шунда ял итәргә чыгучылар гына. Әмма егетләр өчен бик яхшы генераль репетиция булды ул. Беренче тапкыр халык каршына сәхнәгә чыгулары бит. Өч сәгать ярым барды концерт. Биштә башланган иде, тугызынчы яртыда гына тәмамланды. 25тән артык җыр башкардылар. Арасында берничә татарча җыр да яңгырады. Нигездә, 80нче, 90нчы еллар хитлары, Виктор Цой, “Машина времени” төркеме һәм башкалар җырлары. Шул вакытта паркта булганнар бик яратты, – диде ул.

– Сез үзегез дә шул төркемдә түгелдер бит? Яшьлекне, сәхнәләрне яңгыраткан чакларны искә төшердегезме?

– Тәҗрибәм буларак, аларга ярдәм итәргә булдым. Үзем дә гитарада уйнадым. Җырладым да, – диде ул. – Ә рок–төркемдә барлыгы дүрт кеше – җитәкчесе Эдуард Прахов, Артем Ильин, Адель Ибәтуллин, Илдар Хәкимов. Инструментларын үзләре табып алып килделәр. Чын энтузиастлар. Тере музыка, чиста, матур тавыш. Киләчәге бар бу төркемнең. Тик шөгыльләнергә мөмкинлек кенә кирәк. Репетицияләр ясарга урыннары юк.

Бу көнне парк янында гына яшәгән Ринат Насыйбуллин да рок–төркем чыгышын караган. Бик ошаткан. Фотога да төшергән.

– Тик критик яктан килеп әйтә торган бер сүзем бар. Юк, рок–төркемгә кагылмый бу. Алар искиткеч матур чыгыш ясадылар. Иҗади уңышлар егетләргә, – диде ул. – Әйтәсе килгән сүзем шул, сәхнә юк. Артистлар да басып тора, тамашачылар да. Бик күп чаралар шунда үткәрелә бит, сәхнә ясап, тамашачылар өчен урыннар да куйсалар, яхшы булыр иде. Җитәкчеләр бу фикерне искә алырлар, дип ышанам. Аннан карау-

чылар да күп түгел иде. Бик күпләр белми калган. Икенче вакыт концертлары булуы турында белдерү бирсеннәр иде. Тамашачылары күп булачак.

– Без дә шулай кирәк икән, дигән фикергә килдек. Егетләргә киләчәктә иҗади уңышлар телибез. Арча тамашачысы аларны үз итәр, дип уйлыйбыз, – диде Ринат Гәрәев. – Бу юлы Җиңү паркында чыгыш ясарга мөмкинлек тудыруда ярдәм иткән өчен Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка рәхмәт белдерәбез.

Ерак барасы юк. Арчада үзебезнең рок–төркем барлыкка килде. Аларны үстерергә иде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International