Авыл баласы кемнән ким?

2018 елның 3 августы, җомга

Авыл баласы кемнән ким?

30 июльдә Арча Боз сараенда авыл хоккей командаларында уйнаучылар өчен уку–өйрәнүләр башланып китте.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул балаларга уңышлар теләде, киләчәктә авыл җирлекләрендә спортның бу төрен киңрәк җәелдерергә, мәктәп янындагы мәйданчыкларны буш тотмыйча, хоккей уйнарга, үзара да, мәктәпләр арасында да ярышлар оештырырга чакырды.

4 августка кадәр барачак уку–өйрәнүләрдә Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Яңа Кырлай, Носы, Апаз авылларыннан, Арчаның үзеннән барлыгы 20 бала чакырылган. Ул үзенчә бер лагерь  формасында оештырылган. Балалар иртәдән кичкә кадәр  Боз сараенда залда, бозда шөгыльләнә, тренерлар аларны хоккейның төрле алымнарына өйрәтә. Төп тренерлары Яңа Кенәр хоккей командасы тренеры, Иске Ашыт мәктәбенең физик культура укытучысы Марат Габделәхәтов. Ул яшь хоккейчылар белән биш көн дәвамында өзлексез бергә. Боз сараеның башка тренерлары да чиратлап балалар белән шөгыльләнә.

Әмма җыен өйрәнүләр белән генә чикләнми. Балаларның биредә үткән көннәре кызыклы булсын өчен төрле темага чаралар да оештырыла. “Минем тормышымда спорт” дигән рәсемнәр бәйгесе, “Брейн–ринг” уены, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина, күңелле стартлар, “Казансу” паркына экскурсия, спорт уеннары һәм башкалар.

Спортчылар йокларга да кала. Арча педагогика көллияте тулай торагында. Анда да яннарында тренерлары, Марат абыйлары була. Өч тапкыр ашату да оештырылган.

Бу җыен – авыл балалары өчен алдагы сезонга әзерлек. Төп идеясе дә –  авылда хоккейны үстерү. Боз сарае булгач, шәһәрдә спортның бу төре алга китте. Хәтта авыллардан да килеп шөгыльләнәләр. “Молния”, “Факел”, “Ястребы”, Ракета”, “Драконы” дигән төрле яшьтәге балаларны үз эченә алган хоккей командалары барлыкка килде. Уңышлары турында ишетеп торабыз. “Дракон”нар республикага кадәр танылды. Балаларны шулай кечкенәдән спортка тарту бик яхшы. Барысы да хоккейчы булып китмәсә дә, чыныгып үсәләр.

Әмма күңелне борчыган бер мәсьәлә бар – авылларда спортның бу төре сүлпәнәя бара. Бу мәсьәләгә өлкәннәр дә битараф түгел. Редакциягә кереп үз фикерләрен белдерүчеләр, авылларда да хоккейны үстерү буенча чара күрүне, бу хакта спорт өчен җаваплы кешеләргә җиткерүне сорыйлар. Әйе, элегрәк кыш җиттеме, балалар су буеннан кайтып керми, боз өстендә хоккей уйный иде. Ярышуны күздә тотып түгел, үзләре өчен. Соңрак мәктәпләр территориясендә яхшы хоккей мәйданчыклары эшләнде. Әмма аларда шөгыльләнүче аз. Бозын катырып куялар да, шуның белән шул. Бары берничә авылда гына ул кыш буе шау килеп тора. Шуларның берсе Югары Атыда. Анда бу уенны үстерү буенча җан атып йөргән Илнур Габдрахманов бар.

– Кечкенәдән, мәктәп яшеннән балаларны спортка тартырга, аңа карата мәхәббәт тәрбия- ләргә кирәк. Ә хоккей – малайлар яратып шөгыльләнгән спорт төренең берсе. Бу үзеннән–үзе мәктәп хоккей мәйдан- чыкларында хоккей уйнарга өйрәнү, командаларга бүленеп үзара көч сынашу, мәктәпләр арасында ярышлар оештыруны яңартуны таләп итә. Безнең Яңа Кенәр командасын гына алыйк. Алар да яшьтән шөгыльләнә башладылар һәм бүгенге көнгә зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Арча хоккей лигасында көч сынаштылар. Дөрес, быел плей–оффта бераз сынаттылар, әмма югалып калмадылар. Тагын да көчлерәк командалар белән уйнап карау максатында Идел буе хоккей лигасында катнашырга булдылар. 12 команда арасында өченче урынны яуладылар, – диде Яңа Кенәрдән Илнар Мәгъсүмов.

– Авылларда хоккей белән шөгыльләнү бетеп бара, дисез. Сезнеңчә сәбәбе нәрсәдә?

– Беренче проблема – кием. Ансыз бозга чыгып булмый. Алам ди-сәң, кимендә 25 мең сум акча кирәк. Элек авыл командаларына да киемнәр кайта иде. Хәзер юк. Бәлкем, бу хәл ителерлек мәсьәләдер? Бу җыенның максаты – авылда хоккейны үстерү. Аны оештыручыларга рәхмәт. Ныклап тотынсак, җитәкчеләр тарафыннан ярдәм булса, хәл итә алмаслык әйбер түгел. Бәлкем, иганәчеләр дә табылыр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International