Сафиевларга – 80 яшь

2018 елның 3 августы, җомга

Сафиевларга – 80 яшь

Көек авылында яшәүче Флера апа һәм Тәлгать абый Сафиевларның икесенә дә 80 яшь тулды.

Безгә бу күңелле хәбәрне уллары – “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев житкерде. Туган нигездә тигез гомер итүче әти-әниең булу һәм аларның ялгыз булмавы – балалар өчен зур бәхет. Альберт Сафиев бу яктан бик бәхетле. Төп йортта яшәүче энеләре Роберт Сафиевтан:

– Ничек авылда калыр- га булдыгыз, шәһәргә китмәдегез? – дип сорамыйча булдыра алмадык.

– 4 ел Германиядә хезмәт иттем. Армиядән кайтканда инде минем туган нигезне саклап калу турында ныклы фикерем бар иде, – диде Роберт.

Азмыни, җиңел шәһәр тормышын эзләп, аналарның хәтта бердәнбер улларын туган нигездән алып чыгып киткән киленнәр?! Бу турыда да дәшми кала алмадык.

– Ә мин шәһәргә кызыкмый торган авыл кызына өйләндем, – диде Роберт. – Илмира Божа авылы кызы.

– Миңа Флера әни кайнана кебек тә булмады, – дип сөйли ул. – Бик сабыр кеше ул. Шәһәргә кызыкмадым. Килүгә төзелешкә тотындык. Өйне зурайттык, сарайлар эшләдек. Хәзер авылда да яхшы яшиләр.

...Без Сафиевларга килгәндә Флера апа оныкларына (кызының балалары) чәй әзерләп йөри иде. Зал якка чыгып утырдык. Бераздан ишегалдыннан Тәлгать абый да кереп җитте. “Ул безнең шулай тик тора белми инде, – дип яратып әйтеп куйды Флера апа. – Терлекләр янында мәш килә”. Флера апа йөзеннән балаларының чалымнарын эзлим. Зур күзле, матур каракучкыл йөзле, күпертмәле иреннәр. Яшь чактагы чибәрлек билгеләре әле югалмаган.

– Улым Альбертны миңа ошаган, диләр, – диде Флера апа. – Ә уртанчысы Роберт әбисенә ошаган, нәкъ кайнанам Мәгъсумә әни инде.

Кайнанам бик әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын, – дип сөйләде Флера апа. – Атказанган колхозчы булып эшләде. Балаларны ул карады. Декрет ялында озак юанмадым. Балага 40 көннән эшкә чыктым инде мин. Пенсиягә чыкканчы сыер саудым. Бергә-бергә өч бала тәрбияләп үстердек. Малайлар гына түгел, кечесе Талия кызыбыз да бар. Ул гаиләсе белән Казанда яши. Үземнең дә хәзер ике киленгә 45 еллык стажым бар. Гаиләдә сабырлык кирәк...

Флера – Төрнәле кызы

Флера апа күрше Төрнәле авылында туып-үскән кыз.

– 10 бала булганбыз, – дип искә төшерә ул. – Җидебез исән-сау үстек. Әти үлгәндә 44 яшьтә булган. Әни (Афзалниса) өй тулы бала белән калган. 6 кыз 1 малай идек. Бүген өчебез исән-сау. Беребез дә еракка китмәде. Күрше-тирә авыларда гомер иттек. Әти (Билал) кеше өчен җанын бирә торган кеше иде. Авыл Советы рәисе булып та эшләде. Мәскәүгә дә барып кайтты. Әти кырысрак булса, әни бик йомшак күңелле иде. Үзем 10 сыйныфны тәмамладым.  “Известия” колхозында 34 ел сыер саудым.

Тәлгать абыйның әтисе сугыштан кайтмаган

Тәлгать абый Көек авылыннан. “8 бала үстек, – дип сөйли. – Әти (Сафиулла) сугышка киткәндә 3 яшьтә булганмын. 3 яшьтә генә булсам да “Китәм, каласыз балалар”, дип әйткәне хәтеремдә. Энем 1 атналык булган. Әнине Үрнәк хастаханәсендә бала тапканнан соң, әтине сугышка озатырга дип, сорап алып

кайтканнар. Әти 1904 елгы. Бригадир булып эшләгән. Сугыштан килгән үлем хәбәрен әнигә әйтмәгәннәр. Әйтергә курыкканнардыр инде. Бирәзә кешесе белән хезмәт иткән. Сугыштан кайткач, ул әйткән. Бала вакыттан ук, бәхетле кешенең әтисе була, дип әйткәнем хәтеремдә. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек, бәхет эштән булды. Үрнәктә механизаторлыкка укыдым. Тракторда эшләдем. Аннан бригадирлык иттем. Кеше белән эшләве җиңел хезмәт түгел. 1964 елда әни белән Казаннан силикат кирпеч алып кайтып, йорт салдык”.

– Өйләнмәгән дә килеш йорт салгансыз! Тырыш кеше булгансыз икән...

– Көндез тракторда эшлим, төнлә таш чыгарам. Авылда иң беренчеләрдән булып кирпечтән йорт салганмын. Йөрәкле булганмын инде...

Флера апаның бу яктан бәхете булган, яңа йортлы егеткә кияүгә чыккан. Тәлгать абыйдан: “Өйләнгәндә кызны ничек сайладыгыз? – дип тә сорадым.

– Флерага мин акыллы булганы өчен өйләндем.

Тәлгать абый үзе турында: “ Күп һәлакәтләргә очрап, исән калган кеше мин”, – дип тә әйтә.

Олы уллары Альберт Сафиев:

– Безнең әти-әни тырыш, намуслы, иртәдән кичкә кадәр хезмәт белән яшәгән кешеләр, – дип сөйли. – Без алардан хезмәт яратырга, тырышлыкка, намуслыкка өйрәнеп үстек. Авыртмыйча озын-озак еллар яшәсәләр иде әле.

...Шау-гөр килеп, Илмира белән Роберт кайтып керделәр. Мари урманына кара җиләк җыярга барганнар.

– Кара җиләк күренми икән ул. Җирдән биек булмаган куакларын кул белән ача-ача җыярга кирәк. Җитмәсә, вак та.

Илмирага елмаю биг-рәк тә килешә. Түгәрәк матур йөзе тагын да нурланып китә. Мәш килеп, фотога төшәргә әби белән бабайны киендереп алды. Шау-гөр килеп фотоларга төшкәч, сөйләшүне чәй өстәле янында дәвам иттек. Илмира абыйлары Альберт тозлаган балыкның (бик тәмле тозлый дип мактый-мактый) итле җирен алып, кайнанасына сузды, чокыр-

ларга чәй койды. Ә Роберт улы Айзил белән эшкә чыгып китте. Алар икесе дә “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалында эшлиләр. Кызлары Эльвина Казанда укый. Ул да кайтып җитәргә тиеш. Әнә шулай туган нигездә тормыш кайный. Ә без, Сафиевлар гаиләсенә исәнлек-саулык теләп, юлга кузгалдык.

Флера апа белән Тәлгать абыйга тигезлек һәм балалар бәхете белән яшәргә язсын!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International