Көзге культураларны рәнҗетмәскә!
31 июльдә Арча районының “Игенче” ширкәте базасында урып–җыю эшләрен, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле төрле оешмалар вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучыларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрик- ләде, ул районда урып–җыю эшләре башланып килүен әйтте. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә.
Наласа басуындагы сорт сынау участогында узган чарада туфрак эшкәртү технологиясе һәм техникасы, уңышны арттыруга булыша торган препаратлар һ.б. күрсәтелде.
Дәүләт сорт сынау учас- тогында авыл хуҗалыгы культуралары: арыш, көзге һәм язгы бодай, тритикале, арпа, борчак һәм рапсның 240 сорты күрсәтелде. Белгечләр аларның һәркайсын характерлап бирделәр, безнең шартларда югары уңыш бирә торган сортларны тәкъдим иттеләр.
– Уңыш сортка гына бәйле түгел, билгеле, – диде министр. – Быел көзге культуралар өчен шартлар уңайлы килде, әмма басулардагы уңыш куандырмый. Аннан 3 млн. гектар чәчүлек мәйданнар була торып, 450 мең гектарда гына көзге культуралар игү бик аз, мәйданнарны арттырырга кирәк.
Министр көзге культуралар үстерелгән һәр басуны анализлап чыгарга кушты. Кайчан, нинди элгәр артыннан чәчелгән, сорты нинди һ.б. Кукуруз яки арпадан соң арыш чәчеп нинди уңыш көтәргә була? Көзге культуралар өчен туфракны яхшылап әзерләргә.
Ашламалар белән эш кыенлаша, андый ярдәм булмаска охшаган. Ферма яннарында ничә еллар буе алабута үстереп яткан тирес өемнәрен басуга чыгарырга вакыт җитте.
Марат Әхмәтов игеннәрне урып–җыйганда сыйфатка аеруча игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Иртә белән һәр комбайнны тикшереп чыгарга, инженер карамый торып комбайн эшли башларга тиеш түгел.
Районда 2 августка 53013 гектардагы игеннәрнең 2991 гектары урылды. Шуның 520 гектары – “Северный”, 400 гектары “Кырлай” ширкәтләрендә. “Северный” ширкәтендә 200 гектардагы борчакны теземнәргә салдылар.
“Курса МТСы”, “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кызыл Яр” ширкәтләре 170–130 гектарда арыш суктырды.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 28,5 центнер. Закирҗанов Р.М. хуҗалыгында – 33,8, “Курса МТСы”нда 30 центнер.
Көзге чәчү өчен 6283 гектар (план 19053 гектар) җир әзерләнде. “Игенче” ширкәтендә 1645 гектар җир әзер.
Ильяс Фәттахов