Арчада Хәйрия фестивале була

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Арчада Хәйрия фестивале була

12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була. Әлеге чара бездә икенче ел оештырыла. Узган ел ул меңнән артык кеше җыйган иде. Быел күңелләре изгелектә булган кешеләр саны тагын да күбәер, дип өметләнә оештыручылар.

– Әлеге фестивальдән кергән акча Арчада һәм Арча районының бер авылында яшәүче 3 яшьлек ике баланы дәвалауга тотылачак. Балаларның берсе бүгенге көндә хосписта, – диде оештыручыларның берсе Таһир Исмәгыйлев.

– Ни өчен исемен “Добрый журавль” дип атадыгыз?

– Хәтерлисезме икән, Хиросимадагы авыру кызга күңел түрендәге теләген тормышка ашыру һәм кешеләрнең елмаюларын яулау өчен бер мең торна ясарга кирәк, диләр. Аны бөтен ил күтәреп ала. Без дә шуны күз алдында тоттык. Арча педагогика көллиятеннән волонтерлар авыру балаларның әти-әниләре белән 2000нән артык кәгазь торна ясарга алынды. Аларның канатларына изге теләкләр языла. Кәгазь торналар тизрәк таралсын һәм изге кулларга барып ирешсен иде, дигән теләк белән ул билет алып фестивальгә керүченең һәрберсенә биреләчәк.

– Фестивальдә нәрсәләр үткәрүне планлаштырасыз?

– Концертта “Созвездие – Йолдызлык” республика бәйгесенең төрле еллардагы җиңүчеләре, Мәскәүдәге ГИТИС Россия театраль сәнгать институты студентлары һәм аны тәмамлап чык- каннар, шулай ук популяр эстрада җырчылары чыгыш ясаячак. Төрле аттракционнар, уеннар, осталык дәресләре, күңел ачу чаралары оештырылачак. Ярминкә булачак. Танылган кешеләрнең шәхси әйберләре аукцион аша сатылачак. “Рубин” клубыннан, “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповтан әйберләр дә аукционга куелыр дип көтелә. Фестиваль иганәчеләреннән яхшы бүләкләр (кафе һәм рестораннарга, матурлык салоннарына, кибетләргә сертификатлар, театрларга билетлар, республика спорт клубларыннан сувенирлар һәм башкалар) булачак.

– Ә артистлардан кемнәр килергә вәгъдә бирде?

– Алар бик күп. Алсу Әбелханова, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипҗанова, Гөлдания Хәйруллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зәрина Хәсәншина, Илназ Гарипов, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Нурзадә, Илназ Бах, Альберт Нурминский һәм башкалар.

– Билетларны кайдан алырга була?

– “Кассир.ру” сайтында, Арча үзәгендәге кунакханә бинасында урнашкан “Кофейня”да, Арча Мәдәният йортында. Фестивальгә кергәндә генә дә сатып торачаклар. 12 яшькәчә балалар бушка керә ала. Фестиваль кичке сәгать 5тә башлана. Тулырак мәгълүмат белән www.dobro.tatar cайтында, instagram челтәрендә arsk.dobro.tatar аккаунтында таныша аласыз. Фестивальдә көтеп калабыз. Әйдәгез, сабыйларны сәламәтләндерүгә аз гына булса да үз өлешебезне дә кертик.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International