Комиссия низагларны көйләргә ярдәм итә

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Комиссия низагларны  көйләргә ярдәм итә

Муниципаль хезмәттәге хезмәткәргә аның хезмәт тәртибенә, шулай ук хезмәт бурычларын тиешенчә үтәүгә аерым таләпләр куела.

Кайвакытта хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә хезмәткәрдә шәхси кызыксыну уянырга һәм хезмәт бурычлары муниципаль берәмлек яки халык мәнфәгатьләрендә түгел, ә шәхси файда мәнфәгатьләрендә башкарылырга мөмкин. Менә шулай мәнфәгатьләр низагы килеп туа, әгәр аны хәл итмәсәң, хезмәткәр тарафыннан хокукка каршы гамәлләр ясалуы, бу үз чиратында җәмгыять, муниципалитет һәм гражданнар мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин.

Хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләр – бу норматив хокукый актлары  положениеләре нигезендә алар эшчәнлегенең төрле якларын регламентлау. Әлеге положениеләр федераль, республика законнары, шулай ук муниципаль хокук актлары белән билгеләнгән чикләүләр һәм тыюларны үз эченә ала, шулай ук бурычларны билгели. Хезмәткәр вазыйфаны башкарганда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, хезмәт тәртибе этикасы нормаларын үтәргә, мәнфәгатьләр низагы килеп тумасын өчен чаралар күрергә бурычлы.

Муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазифаны башкаручылар федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары билгеләгән чикләүләр һәм тыюларны үтәү, мәнфәгатьләр низаг- ларын булдырмау яки көйләү таләпләрен, шулай ук  бурычларын үтәүне тәэмин итү, җирле үзидарә органнарында коррупцияне кисәтү буенча районда коррупциягә каршы органнар системасының бер буыны булган комиссия төзелде һәм эшли.

Комиссия составы, мәнфәгатьләр низагы килеп чыгып кабул ителә торган карарларга йогынты ясый алмаслык итеп төзелгән. Комиссия составында 10 кеше, аларның 5се муниципаль хезмәт һәм муниципаль вазифа башкармый. Бу мәгариф, профсоюз һәм җәмәгать оешмалары, Иҗтимагый совет, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре.

Комиссия утырышлары үткәрү өчен нигезләмәләр комиссия турындагы положениедә язылган, аның компетенциясендә – хезмәт эшчәнлеген тормышка ашырганда мәнфәгатьләр низагы килеп чыккан яки килеп чыгарга мөмкин булган хәлләрне карау. Комиссия җинаять яки административ хокук бозулар турындагы хәбәрләрне, шулай ук аноним  мөрәҗәгатьләрне карамый,  хезмәт дисциплинасын бозу фактлары буенча тикшерүләр үткәрми.

Быел беренче ярты елда комиссиянең 5 утырышы үткәрелде, аларда 25  хезмәткәргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Утырышлар үткәрергә нигез булып торган сәбәпләр түбәндәгеләр: муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазифа башкаручы кешенең түләүле башка эш башкарганда мәнфәгатьләрен үтәүгә кагылышлы күрсәтмәләр һәм мөрәҗәгатьләрне карау. 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның 12нче маддәсе 4нче өлеше һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 64.1нче маддәсе нигезендә җирле үзидарә органына һәм учреждениесенә алынган Арча муниципаль районының җирле үзидарә органында элек муниципаль  хезмәт башкарган гражданин белән хезмәт килешүе төзү турындагы белдерү кәгазен карау.

Комиссия көн тәртибендәге мәсьәләләрне караганда һәр очракта муниципаль хезмәткәр яки муниципаль вазифа  башкаручының шәхси кызыксынуы  гражданнарның, оешманың, җәмгыять яки дәүләтнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә зыян китерә алу ихтималы бармы яки юкмы икәнлеген ачыклый. Быел каралган мәсьәләләрдә комиссия мәнфәгатьләр низагына китерә яки  китерергә мөмкин булган шәхси  кызыксынуларны тапмады.

Комиссия эше турында мәгълүматлар җиткерү максатында Арча муниципаль районының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазифа башкаручыларның вазифа тәртибенә таләпләрне саклау буенча комиссия” өлешендә комиссия турында положение, аның составы, үткәрелә торган утырышлар, гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр үрнәге, муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низаглары һәм аларны көйләү тәртибе  чагылдырылган, комиссия турында положение урнаштырылган.

Комиссия эше мәсьәләләрне  утырышларда карауга гына кайтып калмый, андый очракларны булдырмау чаралары да үткәрелә. Коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү максатларында муниципаль хезмәткә керешүчеләр белән әңгәмәләр уздырыла, коррупциягә каршы өлкәдәге хокукый  актлар белән таныштырыла, хезмәткәрләр өчен киңәшмәләр, укулар уздырыла. Комиссия  үткәрә торган барлык эшләр хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы законнар таләпләрен үтәүне тәэмин итүенә һәм җирле үзидарә органында коррупцияне кисәтү буенча чараларны тормышка ашыруга  юнәлдерелгән.

Любовь Осина,

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International