Тиешенчә эшләгез!

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Тиешенчә эшләгез!

3 августта Арча район Советының социаль һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими  комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9 номерлы Яңа Кенәр авыл җирлеге депутаты Любовь Осина алып барды.

Утырышта контроль–хисап палатасы рәисе Надия Сафиуллина палатаның 2018 елның беренче яртыеллыгында контроль–ревизия  эшчәнлеге нәтиҗәләре, район башкарма комитетының торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә инфраструктура буенча бүлегенең сектор мөдире Илфат Рәхимов социаль объектларны ягу сезонына әзерләүнең барышы, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов мәгариф учреждениеләрен 2018–2019  уку елына әзерләүнең барышы, мәктәпләрне кабул итү нәтиҗәләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Илһам Сираҗиев зиратлар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү, финанс–бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Светлана  Галимова муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану турында чыгыш ясады.

Шулай ук кайбер җирлекләрдә узачак өстәмә сайлауларга әзерлекнең барышы, җирлекләр территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр (үлән чабу, йорт яны территорияләрен җыештыру, зиратлар, чүплекләрнең торышы һ.б.), гражданнарның  үзара салым акчаларына эшләр башкару һ.б. мәсьәләләр каралды.

– Җирлек башлыкларыннан без үз вәкаләтләренә кагылышлы эшләрне тиешенчә башкаруны гына таләп итәбез, – диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина. – Әмма соңгы вакытта кайберләрегезнең эшеннән канәгать түгелбез. Урамнарны, башка территорияләрне тәртиптә тотарга кирәклеген күпме аңлатырга була. Урынны билисез икән – тиешенчә эшләгез!

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International