Икмәк безгә көн дә кирәк
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республиканың 17 районында корылык нәтиҗәсендә “Гадәттән тыш хәл” режимы кертү өчен документлар әзерләнүен хәбәр итте. Башка районнар да шуңа якын. Министр терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен азыклар балансын исәпләп чыгарырга, аларның запасын тулыландыру чаралары күрергә киңәш итте.
Арча районы республикада иң күп яңгыр яуган районнар исәбендә. Монысы куанычлы хәл, билгеле. Әмма бу мәгълүматлар Арча шәһәрендә урнашкан метеостанция территориясендәге явым–төшемне чагылдыра. Бездә дә яздан бирле яңгыр яумаган диярлек урыннар бар. Шунысы гаҗәп: урманга якын урнашкан урыннарда да яңгыр яумый. Элегрәк өлкәннәр урман яңгырны үзенә тарта, ди торганнар иде.
Бәхеткә, басуларыбыз буш түгел. Бабаларыбызның миләш күп елны арыш әйбәт була, дигән әйтеме дә бар. Быел миләш уңышы да мулдан, арыш та әйбәт уңыш бирә. Район буенча бер гектардан 28 центнерга якын чыга. “Кишет”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Казанка” ширкәтләрендә 30 центнердан артык.
4 августта хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлык- лары белән үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев урып–җыю чорында бердәм булып, халык белән аңлашып эшләргә чакырды. Бигрәк тә ындыр табакларында эшче көчләр кирәк булачак. Яңа оешкан хуҗалыкларда да ындыр табаклары яңадан торгызыла. Ашлыкны көшелләрдә озак яткырырга ярамый. Уттай урак өстендә читтән карап йөрү килешеп бетмәс, чөнки икмәк безгә көн дә кирәк.
Район башлыгы урып–җыюда югалтуларга юл куярга ярамаганлыгын искәртте. Быел бер хуҗалыкта да артык ашлык юк, шуңа да карамастан, инде күңелсез хәлләр дә очрый. Күпме көч түгеп үстерелгән ашлыкны кузовларның өстен япмыйча ташу фактлары бар. Моңа беренче чиратта хуҗалыклардагы җаваплы кешеләр гаепле, димәк, алар тарафыннан контроль җитми.
Арыш урагын тиз арада тәмамларга кирәк. “Якындагы өч көндә җыеп алмаганда арышны чүп үлән басып китү куркынычы бар”, – ди “Ватан” ширкәте баш агрономы Рәис Рамазанов. Бу хуҗалыкта инде борчакның да шактый өлешен суктырып алдылар.
“Северный” хуҗалыгы 200 гектардагы борчакны тулысынча суктырды.
Быел ашлык суктыручы комбайнчыларның республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү өчен 50шәр мең сумлык 240 премия булдырылды. Алар комбайннарны 4 төркемгә бүлеп билгеләнәчәк.
Ургычларда эшләүчеләр арасында җиңүчеләргә (3 төркем буенча) 40ар мең сумлык 50 премия булдырылды.
Болардан тыш 30ар мең сумлык 200 премия билгеләнде. Районнар арасында ул бөртекле һәм бөртекле–кузак- лы культуралар мәйданына карап бүленә. Әлеге бүләкне безнең районнан 7 комбайнчы алачак.
Үзебезнең район урак беткәч һәр хуҗалыкларның алдынгы комбайнчыларын бүләкләячәк. Ә урып–җыю барышында кыр батырларына биш көн саен район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге һәм яшьләр бүлегенең бүләкләре тапшырылачак.
Бүгенге көнгә иң күп ашлыкны “Казанка” хуҗалыгыннан Фаил Хәлиуллин суктырды – 8395 центнер. “Кызыл Яр” ширкәтеннән Азат Кәрамов, “Северный” ширкәтеннән Альберт Николаев, Мидхәт Мифтахов, Равил Габдрахманов 4 мең центнердан артык ашлык суктырдылар.
Ильяс Фәттахов