Балам бар, дип сөенәсе генә дә...
Кайберәүләр бала таба алмауларына көенә, бала сөясе, әти–әни сүзен ишетәсе килә, ә икенчеләре... булган балаларын да язмыш кочагына ташлап, әти я әнисе була торып та ятим үсәргә мәҗбүр итә. Алай гынамы, гаиләдән чыгып китеп, балага алимент түләми качып йөреп тилмертә.
Татарстанда гына да алимент түләмәүче 20 меңгә якын кешенең 3 миллиард 145 миллион сум бурычлары җыелган. Иң аянычлысы, бурычлар күләме соңгы елларда кимү ягына бармый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләп, бурычларны кайтару эшен көчәйтергә кушкан. Әлеге мәсьәлә республика башлыгының шәхси контролендә торачак һәм аны бу юнәлештә эш барышы белән даими таныштырып торачаклар.
Монысы – Татарстанда. Арча районында эш ничек тора? Шуны ачык-лау максатыннан без суд приставы–үтәтүче Римма Солтанова белән элемтәгә кердек.
– Безнең Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге үз эшчәнлеген Арча һәм Әтнә районнары территорияләрендә алып бара. Шушы ике районга 1 августка алимент түләтү буенча 207 эш исәпләнә, Арча районына 171е туры килә. Араларында ай саен вакытында түләп барганнары да бар. Шулай ук суд карарын үтәмичә, озак вакытлар алимент түләмәгәннәре, алимент түләүдән бөтенләй качып йөргәннәре, шуның нәтиҗәсендә бик зур суммада бурычлары җыелганнары да аз түгел.
– Андыйларга карата нинди чаралар күрәсез?
– Суд приставлары–үтәтүчеләргә закон иң катгый чараларны – административ эштән алып җинаять эше кузгатуга кадәр кулланырга мөмкинлек бирә. Бурычлары күп булганнарны без күздән югалтмыйбыз, җинаять җаваплылыгы янавы турында кисәтүләр җибәреп торабыз, урнашу өчен эш сорап мәшгульлек үзәгенә баруларын таләп итәбез. Алимент түләүче кеше эш яки яшәү урынын үзгәртсә дә, өстәмә керем яки хезмәт хакы керсә дә, өч көн эчендә суд приставына яки алимент алучыга хәбәр итәргә тиеш.
– Алиментчының бурычы 10000 сумнан артып китте, ди?
– Беләсезме, ничек ул? Суд карары чыгу белән үтәтү эше безгә керә. Эш урыны булса, алиментын вакытында хезмәт хакыннан түләп барса, аны ул эшләгән оешма бухгалтериясенә җибәрәбез. Әгәр бурычы 10000 сумнан артып китсә, катгый чаралар күрә башлыйбыз. Беренчедән, ул чит илгә чыга алмый. Аннан машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Чөнки андый эшне без үзебезнең төп идарәгә җибәрәбез, ә ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенә юллый. Әгәр ул кешене юлда туктатып, базадан карап алименты буенча бурычы барлыгын беләләр икән, шунда ук беркетмә төзиләр һәм эшне судка бирәләр. Ике яки аннан да күбрәк алимент түләмәгән очракта Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә беркетмә төзелә. Монда 150 сәгатькә мәҗбүри эш, яки 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яки (алимент түләүче инвалид булган очракта) 20000 сум штраф була. Шул ук вакытта алиментын да түлиләр.
– Безнең районда җинаять җаваплылыгына тартылучылар күпме?
– 7 айда гына да 163 бурычлы алимент түләүчегә карата Россия Федерациясеннән чит илгә чыгуга чикләнү билгеләнде, 37се машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
25 алимент түләүчегә Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә беркетмә төзелде. Төзәлмәс алимент түләмәүче (озак вакытлар алимент түләмичә, кайда булуы турында хәбәр итмичә качып ятканнар) 5 кешегә җинаять эше кузгатылды.
– Бу 5 кешегә нәрсә яный?
– Бер елга кадәр төзәтү эше, яки 1 елга кадәр мәҗбүри эш, яки 3 айга кадәр арест, яки 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Хәзерге вакытта 27 кеше эзләүдә. Һәм бүгенге көндә 100 мең сумнан артык бурычы җыелган 59 кеше бар.
– Алиментны балага 18 яшь тулганчы түлиләр. 18 яше тулганда бурычы калса, ул юкка чыгарыламы?
– Юк. Андый вакытта алимент буенча эшне ябабыз һәм бурычы калса, яңа эш ачабыз.
Яңа уку елы башланырга да ерак калмады. Баланы мәктәпкә әзерләү, киемен, уку әсбапларын, кирәк–яракларын сатып алу өчен бик күп акча кирәк. Әти–әниләр бу хакта да онытмасыннар иде. Чит кешегә түгел, үз балаларына акча бирәләр бит. Әти–әни аерылганга карап, бала аларныкы, үз газизләре булып кала.
Гөлсинә Зәкиева