Коррупциягә каршы бергәләп

2018 елның 10 августы, җомга

Коррупциягә каршы бергәләп

Безнең илдә коррупция элекке заманнардан ук булган. Тик яңа Россиядә генә әлеге гаять зур проблемага тиешле игътибар бирелә башлады. “Коррупциягә каршы тору турында”гы 273 номерлы Федераль закон кабул ителгәч коррупциягә каршы торуның төп принциплары, коррупцияне кисәтүнең хокукый һәм аңа каршы көрәшү, коррупцияле хокук бозуларның нәтиҗәләрен киметү һәм бетерүнең хокукый һәм оештыру нигезләре билгеләнде.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җирле үзидарә органнарына зур роль бирелә, алар җәмгыятьтә коррупция күренешләренә түзеп тора алмаслык фикер формалаштырырга, муниципаль хокукый актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрергә, муниципаль хезмәткә керергә теләүче гражданнар биргән мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә бурычлы. Россия Федерациясенең коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарының үтәлешенә җәмәгать һәм парламент контроле  институтларын үстерү турында кайгыртырга тиешләр.

Безнең районда коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Аның рәисе – район башлыгы.  Комиссия составында хокук саклау органнары, көч структуралары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар. Әлеге комиссия муниципаль районда коррупциягә каршы даими эшләүче координацион орган булып тора. Быел алты айда комиссиянең ике утырышы булды, аларда җиде мөһим мәсьәлә каралды. Алар арасында: “Арча муниципаль район башкарма комитетының кече һәм урта бизнес субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге турында”, “Барлык төр программалар буенча торакка исәпкә кую һәм бирү барышында коррупцияле хокук  бозуларны кисәтү буенча эш оештыру турында”, “Арча муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир участоклары һәм башка милекне бирү буенча эшчәнлеге турында”гы  мәсьәләләр бар.

Районда коррупциягә каршы эшчәнлек һәр елны коррупциянең торышы турында үткәрелә торган җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә нигезләнә. Бу югары коррупция хәтәрлеге булган өлкәләрне үзвакытында ачыклау, халыкның муниципаль властька ышаныч дәрәҗәсен белү, районда коррупциягә каршы нәтиҗәле сәясәт формалаштыру мөмкинлеге бирә.

Дәүләтнең коррупциягә каршы хәзерге эшчәнлеге аеруча коррупция күренешләренә түзеп тора алмаучанлык формалаштыруга юнәлдерелгән. Билгеле, мондый хокукый аңлылыкны кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Безнең районда нәкъ менә шушы юнәлеш коррупциягә каршы эшчәнлекнең төп юнәлеше булып тора. Районның җәмәгать берләшмәләре вәкилләре тормышка ашыра торган коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге проектларга, яшьләр эшләре, спорт бүлеге, яшьләр парламенты, җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре, “Форпост” оешмасы белән бергәләп күп чаралар уздырыла. Быел алты айда пропаганда төркеме мәгариф учреждениеләре укучылары белән 31 очрашу уздырды.

Быел яз районның барлык мәктәпләре укучылары катнашында “Коррупциягә каршы ничек көрәшергә?” дигән язмалар конкурсы үткәрелде.  Конкурс комиссиясе йөзләгән эшкә бәя бирде. Йомгак ясагач Казанбаш мәктәбеннән Г.Мусина, Түбән Аты мәктәбеннән Д.Хәмидуллин, Сеҗе мәктәбеннән И.Габдрәшитова, Арчаның 2нче мәктәбеннән К.Хәйретдинова эшләре иң яхшылар дип табылды. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Укучылар һәм студентлар коррупциягә каршы пропаганданың максатчан аудиториясе генә түгел, андый эшчәнлектә алар үзләре дә актив катнашалар. Мәсәлән, яшьләр парламентында катнашучылар ел саен Арча шәһәре урамнарында “Коррупциягә ничек каршы торырга” дигән истәлек тараталар. Быел шулай ук студентлар активы катнашында “Коррупциягә каршы бергәләп” дигән темага коррупциягә каршы социаль рекламага конкурс уздырыла. Анда 14 яшьтән башлап теләгән һәр кеше катнаша ала. Плакатлар (рәсемнәр) һәм видеороликлар рәвешендәге эшләрне openarsk@mail.ru  адресына электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Коррупциягә каршы эшчәнлек муниципаль хакимиятнең үзендә дә да җәелдерелгән: муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы законнар белән билгеләнгән чикләрне   үтәүләрен мониторинг- лау буенча даими эш алып барыла, һәр муниципаль хезмәткәрнең, депутатның  муниципаль учреждение җитәкчесенең керемнәре, чыгымнары һәм милек характерындагы бурычлары анализлана.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сезгә коррупция фактлары билгеле икән, әгәр сезне коррупцияле килешүгә тартырга маташканнар икән, бу турыда 8(843) 231–45–45 номеры белән ышаныч телефонына, 8(84366) 3–25–33 номеры белән Арча муниципаль район башлыгының корруп- циягә каршы тору буенча ярдәмчесенә хәбәр итә аласыз.

Роберт Гарипов,

Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре

буенча ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International