“Солдатта булган, диләр...”

2018 елның 10 августы, җомга

“Солдатта булган, диләр...”

Һава–десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр кебек үз көннәрен даими билгеләп үтүчеләр юктыр, мөгаен. Алар бер ел да калмый бу көнне җыелышып бәйрәм итәләр. Очрашу, аралашу, хезмәт иткән елларны хәтерләп, кызыклы да, кызганыч та (яшерен–батырын түгел, андыйлары да булгалый) хәлләрне искә алалар.

Һава–десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр кызу канлы халык. Кайбер урыннарда бу көнне бәргәләшеп алырга да күп сорамыйлар, диләр. Тик безнең Арчада андый хәлләрнең булганы юк. Матур итеп, культуралы ял итә беләләр.

Менә икенче ел рәттән инде Арчадагы “Форпост” үзәге (җитәкчесе Гомәр Минһаҗев) һава–десант гаскәрләре көнендә Җиңү паркында кызыклы һәм истәлекле чара оештыра. Быел да төрле елларда хезмәт иткәннәр арчаларның яратып ял итә торган урынына әверелгән Җиңү паркына җыелды. Авыллардан да килгәннәр иде.

Бәйрәмне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов ачып җибәрде. Ул һава–десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрне котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Сергей Баһаветдиновны элеккеге солдатлар каршында әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе буларак чыгыш ясыйдыр дип уйлаган идем. Чынлыкта, ул үзе һава–десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, гвардия подполковнигы булган икән.

Бу көнне форпостчыларыбыз күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте. Алар кул сугышы алымнарын да күрсәтте, пиротехника да булды, башка сугып шешә, кул белән бәреп кирпеч тә ваттылар. Истәлекле датага чын бәйрәм рухы иңдереп Арча Мәдәният йортыннан һәм сәнгать мәктәбеннән үзешчәннәребез дә чыгыш ясады.

Бүгенге, кичәге солдат дигән төшенчә юк, минемчә. Җырда да бит: “Билен кысып буган, диләр, бигрәк уңган, диләр, әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”, – дип җырлыйлар көчле рухлы, булган, уңган ир–егетләр турында. Бәйрәм дип тормадылар, рәхәтләнеп автомат та сүтеп җыйдылар, ГТО нормаларының башка төрләрен дә тапшырдылар.

Соңыннан барысы бергә Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International