Мәктәпләр уку елына әзер

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Мәктәпләр уку елына әзер

Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя дә куйды.

Бүгенге көндә районда 36 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Шуларның 15е – урта, 18е – төп, 3се – башлангыч, 1 интернат-мәктәп. Шулай ук 54 мәктәпкәчә, 2 өстәмә, 2 һөнәри белем бирү учреждениесе бар. 17 көн дәвамында комиссия әгъзалары аларның һәрберсендә булды.

Мәктәпләрне тикшергәндә иң төп игътибар янгын куркынычсызлыгы, санитария таләп-ләренә, терроризм һәм экстремизмга каршы таләпләрне үтәүгә, мәктәп инфраструктурасы үсешенә, биналарны төзекләндерүгә, территориядәге тәртипкә һ.б. юнәлдерелде. Белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерлек буенча актив эш алып барган. Булган проблемалар хәл ителә, контроль органнары тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән, куркынычсызлык, уңай мохит тудыру, санитария-гигиена таләп-ләре игътибар үзәгендә. Мәктәп территорияләре, мәктәп яны участоклары да тәртиптә.

– Кайсы гына мәгариф учреждениесен алма, мәктәпме ул, балалар бакчасымы, өстәмә, һөнәри белем бирү учреждениесеме, һәрберсендә беренче булып тәртип, чисталык күзгә ташланды. Бина эчләрендә дә бик күп эшләр башкарганнар, буяганнар, чистартканнар, төзәткәннәр, яңартканнар, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов. – Мәктәпләр кышкы ягу сезонына да әзер.

Быел Курса–Почмак мәктәбендә һәм Арчаның 10нчы балалар бакчасында ныклап төзекләндерү эшләре үткәрелде. Ул кышын ук башланып киткән иде. Димәк, яңа уку елында балаларны яңартылган мәктәп һәм балалар бакчасы каршы алачак. Шулай ук мәктәпләргә, балалар бакчаларына буяу эшләре алып бару өчен акча бүленеп бирелгән булган. Моннан тыш, Югары Аты балалар бакчасының баскыч мәйданчыгы, Арчадагы 11нче балалар бакчасының җилләтү системасы, Орнашбаш балалар бакчасының түбәсе яңартылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге, газ оешмасы, янгын часте вәкилләре үз өлкәләре буенча кимчелекләр табып, аларны бетерү срок- лары билгеләгәннәр.

10 августта, тикшерүләрнең соңгы көнендә, район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендәге комиссия Арча мәктәпләре һәм өстәмә, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә булды.

Беренче мәктәп территориясендә тәртип, чисталык, матурлык. Бина эчендә дә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, үзеңне төрле яктан үстерү өчен яхшы шартлар тудырылган.

– Менә бу парталарга 26 ел инде, – диде мәктәп директоры Эльмира Сафина, өстәлләргә күрсәтеп. – Буяп, карап, тәртипләп тотканга шулай яхшы саклана.

– Икенче катка күтәрелгәндә баскыч яны стеналарын буяп куйдык. Бар да яхшы, чиста. Әмма нидер җитми кебек, – диде Элъмира Сафина. – Шуңа аларга да мәктәп тормышына кагылышлы бизәкләр төшерергә булдык.

Яңа уку елында укытучыларга да, укучыларга да сәламәтлек, уңышлар гына телибез. Шуны исегезгә төшерәбез, 27 августтан 12 сентябрьгә кадәр “кайнар” телефон линиясе эшләячәк. Яңа уку елына хәзерлек буенча сораулары булганнар шуның аша Арча муниципаль район җитәкчеләре белән элемтәгә керә ала.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International