Алдынгылар бүләк алды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Алдынгылар бүләк алды

14 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 36,9 проценты җыйнап алынды. “Казанка” хуҗалыгында 69,9 процент мәйданда суктырылды. “Курса МТСы”нда – 55, “Аю” ширкәтендә – 49,8, “Северный”да – 47,5 процент.

13 августта игеннәрнең 3,8 проценты суктырылды. “Тукай”, “Ашытбаш”, “Курса МТСы” ширкәтләре бер көндә 7,6–7 процент мәйданны суктырып алдылар. Бу көнне “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә ашлык суктыруда 14 комбайн эшләде. Алар уртача 552 центнердан артык ашлык суктырды. “Игенче”, “Курса МТСы”, “Ташкичү” ширкәтләрендә бер комбайнга 708–660 центнер туры килә.

Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда югары җитештерүчәнлеккә ирешкән комбайнчыларга Рәхмәт хатла- ры, акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында “Тукай” хуҗалыгыннан Рафил Фәттахов, “Игенче”дән Ильяр Сибгатуллин, “Кырлай” ширкәтеннән Ринат Шәфыйков, “Северный” хуҗалыгыннан Равил Габдрахманов, “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин бар.

“Тукай” ширкәтендә техниканы яңартып торалар. Быел яңа “Акрос” комбайны кайткан, аны аграр университет тәмамлаган Рафил Фәттаховка тапшырганнар. Шунысы кызык – комбайнчы ярдәмчеләре булып гадәттә уллары эшли. Ә монда әтисе Рамил комбайнчы ярдәмчесе. Берсендә – практика, икенчесендә – теория, бер-берсен тулыландырып, матур гына эшлиләр.

Ринат Шәфыйков улы Илшат, Равил Габдрахманов улы Ришат белән кырлар иңли.

Кырлар иңли дигәннән, “Игенче” ширкәтенең көзге бодай басуында берьюлы унбер комбайн эшли иде. Кыр казлары кебек тезелешкәннәр, бункерлары тулып тора, машиналар гына өлгерсен.

“Казанка” ширкәте комбайнчысы Фаил Хәлиуллин быел районда беренче ун мең центнерны суктырган кеше. Бу хуҗалык арышны беренчеләрдән булып суктырып алды. “Хәзер арпа суктыра башладык”, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Арыш менә бу басуда гектардан 39 центнер чыкты”.

Район башлыгы Илшат Нуриев юл уңаеннан Корайван авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнис Әхмәтханов янында да тукталды. Биредә азык әзерләүне төгәлләп, туфрак эшкәртү белән мәшгульләр. “Булышуыгыз өчен Сезгә чын күңелдән зур рәхмәт!” – диде Фәнис.

– Без әйбәт эшләүчеләргә, эшлим дип торучыларга киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, – диде район башлыгы.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш әлегә 27,4 центнер. “Курса МТСы”, “Казанка” хуҗалыкларында – 30 центнер.

Суктырган мәйданнарда арпа 30 центнерга якын чыга.

1242 гектарда (план 19053 гектар) көзге культуралар чәчелде. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте 480 гектарда чәчте инде. “Күп еллар тәҗрибәсе чәчүне 5 августтан башларга кирәклеген раслый”, – ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International