Мәрҗән туйларына зур бүләк

2018 елның 17 августы, җомга

Мәрҗән туйларына зур бүләк

Беркөнне Божадагы кунак йорт, чәчәк кибетләре хуҗасы Ләйсән Яруллина белән очрашкач, ул әти–әнисенең мәрҗән туйларына сюрприз ясарга теләвен, шундый күңелле мәшәкатьләр белән йөрүе турында әйтте.

– Беләсезме, нәрсә уйладым? Моннан 35 ел элек кызыл туйларында булган барлык кунакларны да эзләп табып, шуларны мәрҗән туйларына чакырдым. ЗАГСтан да кызлар төшеп, аларны истәлек китабына кул куйдырачак, ягъни яңа баштан теркәячәк. Үзләре бу хакта белми дә әле, Соль–Илецкта ял итеп яталар, – дигән иде.

Булдым мин Корайванда яшәүче Рәмзия һәм Фәрит Вафиннарның мәрҗән туйларында. ЗАГСта эшләүче кызлар белән төштем. Аны сөйләү өчен сүз генә җитми, үзең күрергә кирәк. Рәмзия белән Фәритне, белмим ничәнче елгыдыр, әмма бүген чын музей экспонатына әверелгән “Победа” машинасы көтеп тора иде. Шуның белән кунак йорты ишегалдына килеп керделәр һәм каршы алучылар арасында таныш та, таныш булып бераз онытылып та киткән, әмма бик якын йөзләр күреп, бермәлгә югалып калдылар. Икесе дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Алар гына түгел, башкалар өчен дә бик дулкынландыргыч мизгелләр иде ул. Рәмзия белән Фәрит өчен балаларыннан әйтеп бетергесез зур һәм күңелле сюрприз булып чыкты.

Нәкъ кызыл туйдагыча култыклашып түргә уздылар, ЗАГС җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова матур теләкләрен җиткерде, истәлек бүләге тапшырды. Рәмзия белән Фәрит Вафиннар ЗАГСның Дан китабына кулларын куйдылар, вальс биеделәр. Аннан котлаулар китте, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче пар чәчкәләргә төренде.

– Алар бик матур һәм тату яшәделәр, һәрвакыт безгә үрнәк булдылар. Мин аларның кычкырышканнарын хәтерләмим дә. Алар моңа лаек. Күзләренә яшь килерлек итеп сөендергәнебез өчен шатланабыз. Әни электән нечкә күңелле инде. Әти дә күз яшьләрен яшереп кала алмады бит, – диде Ләйсән. – Бу бәйрәмнәре гомерлеккә истә калырлык булсын, дидек.

Тик әти–әни өчен бәйрәменнән бигрәк балаларының үзләренә булган мөнәсәбәте кыйммәтрәк. Шулай олыларлык булгач, димәк, гомерләре заяга узмаган, алар горурланырлык игелекле балалар үстерә алганнар.

Ә Рәмзия белән Фәритнең танышулары, кавышулары үзләре өчен дә көтмәгәндә генә килеп чыга. Язмыштыр, дибез. Кайчак шуңа ышанып та куясың.

– Фәритнең сеңлесе белән бергә укыдык без. Казанда бергә эшләдек. Туган көнендә Фәрит белән таныштым. Ярты ел да очрашып йөрмәдек, кавышып та куйдык. Минем егетем бар иде. Өйләнешергә план корып йөрдек. Абыйсының туена җибәрмәде бит Фәрит. Өзмәде дә куймады да, сорарга киләбез, әзер булып тор, диде. Шулай кияүгә чыкканымны сизми дә калдым, – диде Рәмзия.

Алга Көек кызы Рәмзия Корайванга килен булып килсә, дус кызы аның туган авылы егете белән кавыша. Шулай авылларны гына алышыналар.

– Ул вакытта мин дә, Фәрит тә Казанда заводта эшли идек. Олы кызыбыз Ләйсәнгә яшь ярым булгач, кайнанам ялгыз калдым, дип елагач, авылга кайтырга булдык. Үз әнием каршы иде. Әмма без тәвәккәлләдек. Ярый кайтканбыз икән дим хәзер. Казанны бер дә яратмыйм. Бер көнгә дә кунып кала алмыйм, – диде әңгәмәдәшем.

Авылда яшь гаилә йорт төзеп чыга. Фәрит хуҗалыкка шофер булып урнаша, Рәмзия авыл җирлегендә, аннан “Марс” колхозында хисапчы булып эшли, шул ук вакытта клуб мөдире хезмәтен дә башкара, авылга почта да алып кайта. 2005 елдан ул Урта Курса авыл җирлеге башлыгы. 13 ел! Хатын–кыз өчен генә түгел, ир–атлар өчен дә җиңел хезмәт түгел. Халык белән эшләргә кирәк. Мәшәкате күзгә күренми, шул ук вакытта тавык та чүпләп бетерми торган. Шуның өстенә ир көйләргә, балалар багарга, тавык–чебеш, терлекләр карарга кирәк. Кайнанасы да бик булыша, аннан барысын да ире белән кулга –кул тотынып башкара алар.

Рәмзия Вафина белән эш буенча еш очрашырга туры килә. Һәрвакыт андагы энергиягә, оештыру сәләтенә сокланам. Кызы Ләйсән дә бу яктан әнисенә ошаган икән.

– 33 ел кайнана белән яшәдек. Бик тату булдык, – диде Рәмзия Вафина. – Мәрхүмә үлем түшәгендә ятканда кулларымнан тотты да: “Рәмзия, мин сине бик яраттым. Мин үлгәч тә рәхәт яшә”, – диде. Янында килендәшем белән икебез идек. Килендәшемнең уңайсызланып куюын күреп: “Игегезне дә бик яраттым”, – диде. Тегесе аңа каршы: “Беләбез инде, әни, Рәмзияне ныграк яратканыңны беләбез”, – дип куйды. Бик сирәк әйтелә торган сүз бит бу.

 – Тормыш булгач, төрле хәлләр була? Кем беренче юл куя?

– Безнең, Ләйсән әйткәнчә, кычкырышкан булмады. Мин дәшми идем. Берничә көн дәшми йөри алам. Ачуым килгәнне Фәрит шуннан аңлый. Аннан кем юл куядыр, белмим, үзеннән үзе бар да элекке хәленә кайта. Фәрит бик акыллы кеше бит ул. Көнләшеп йөрмәде. Кеше арасында эшләгәч, араны бозарга теләүчеләр, сүз йөртүчеләр табылды, анысы. Берсендә елаганымны күргәч, Фәрит: “ Мин сиңа бер сүз әйтмәдем бит әле. Мин сүккәч еларсың” – диде. Бер–беребезгә ышанып яшәдек, көнләшергә урын калдырмадык. улым Рәшиткә дә мин: “Әтиеңә ошасаң ярар иде” – дим. Әйбәт кеше булмаса, ана баласына андый теләк теләми.

Бергә яши башлауларына 35 ел. Рәмзия һәм Фәрит Вафиннарның хәзер бар да түгәрәк. Балалары өчен күңелләре тыныч, дүрт онык- лары үсеп килә. Кызыл туйларында бәхет теләсәләр, мәрҗән туйларында бу парга олы мәхәббәт, тигезлек, балалар игелеге юлдаш булсын, дибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International