Тәвәккәл Ильяз юк инде...

2018 елның 17 августы, җомга

Тәвәккәл Ильяз юк инде...

Бу арада Арча шау итте. Кеше телендә «Казанбашта ике йорт янган, бер кеше янып үлгән икән» дигән сүзләр йөрде. Кызганыч, бу хәбәр чын иде. Күңел әрнеп, юлга кузгалдык.

Казанбашта яңгыр явып кына үткән иде. “Эх, кичә (13 август) шундый көн булган булса, бәлки янмаган да булыр идек, – дип уфтанып каршы алды безне Гөлүсә Хәйруллина. – 30 градуслы эссе көн иде. Җиле дә көчле булды!”

Туганнар, күршеләр, авылдашлар бергә җыелып, янгын калдыкларын җыештыралар. Ике агач йортның коймасы гына утырып калган. “Казанда эштә идем, – дип сүзне дәвам итте Гөлүсә. – Өйдән, әбиләр яна, дип шалтыраттылар. Ә безнең йорт янәшәдә генә. Без туганнар. Минем әти белән Ильяз абыйның әтисе бертуганнар. Эштә, хәлемне аңлап, акчасын түләп, таксига утыр-

тып кайтарып җибәрделәр. Кайтсам, менә шушы хәл... Без бер гаиләдә ике улым, бер энем белән яшибез”.

Без Гөлүсә белән сөйләшкәндә үз фикерләрен әйтүчеләр дә булды: “Арчадан янгын машинасы вакытында килсә, икенче йорт, бәлки, янмаган да булыр иде. Соңарып килде, җитмәсә, сусыз да килде! Күпме шалтыраттык – алучы булмады!”

Янгын сүндерүдә катнашкан районның янгыннан коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары Илшат Мәхмүтов:

– Янгын сүндерүче машинаны көткәндә 1 минут та 1 сәгать кебек тоела, – дип сөйләде. – Бездә бөтен мәгълүмат – кайчан сигнал кергән, машина нинди хәлдә кайчан чыгып киткән, янгын урынына күпме вакыт барган – барысы да автомат рәвештә теркәлеп барыла. Казанбаштан хәбәр килүгә безнең машина 8 тонналы су белән юлга чыгып китте. Машина янгын урынына тиешле вакытта барып җитте. Кагыйдә буларак, янгынчылар килеп җитүгә, янгын эчендә кеше калмадымы, дип сорый. Безгә, юк, дип әйттеләр. Аннан, калган булырга тиеш, дигән фикерне дә ишеттек. Әмма янгын эченә кереп, кеше коткарырлык түгел иде... Янгын җил булу сәбәпле һәм сарайларның, йортларның агачтан эшләнүе һәм аларның якын урнашуы нәтиҗәсендә бик тиз җәелде. Мәсәлән, 3х4 метрлы агач сарай 3 минутта янып бетәргә мөмкин. Янгын арткы яктагы сарайдан чыккан. Агач йортларның һәм сарайларның арасы кимендә 15 метр булырга тиеш. Машина янгын урынына берничек тә сусыз килә алмый. 8 тонна суны ике шланг белән сиптергәндә су 7 минутта бетә, ә 4 шланг белән эшләгәндә су хәтта 2-3 минутта юкка чыга. Казанбашта безнекеләр 4 шланг белән эшләде. Су белән проблема булмады. Шалтыраттык, алмадылар диючеләргә: берьюлы шалтыратучылар күп булганга телефон буш тормады. Ул вакытта инде безнең машина чыгып киткән иде.

...Халык мәш килеп янгын калдыкларын җыя. Урын өстендә ятып кына торган 88 яшьлек Гөлшат апаны кызы үзләренә яшәргә алып киткән. Әнисен йорттан Ильяз күтәреп чыккан. Ә үзе яңадан ут эченә кереп киткән, әмма кире әйләнеп чыкмаган. Балалар компьютер калды дип өзгәләнгәч, компьютер дип кенә кереп киткән иде, диләр. Гөлшат апага әйтмәгәннәр... Ана: “Малы булыр, баш исән булсын”, – ди икән. Ә үзе: “Ильяз ник күренми?” – дип тә сорый, ди. Ана йөрәге сизә торгандыр...

Ильязның хатыны Галия урамда күренмәде. Каршы йортта, үзенең төп нигезендә, диделәр. Галиянең хәлләре авыр иде. “Ильяз әйбәт кеше иде, әйбәт яшәдек, – дип сөйләде ул. – Бүген менә... җирләдек тә. Гомер буе тракторда эшләде. Узган ел 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккан иде. Өйдә бөтен нәрсәгә күз-колак булып, барлык эшне башкарып торды, сыерга кадәр сауды”. “Эшкә бик батыр иде, ут иде инде, ут, – дип сүзгә кушылды шушы нигез килене Алия. – Янгын турында иң беренчеләрдән булып мин көндезге 1 сәгать 20 минутта “112”гә хәбәр иттем. Шунда ук алдылар. 1 сәгать 46 минутта Арчадан янгын машинасы килгән булган инде. Менә телефонга төшереп алганмын”.

 Өмәдә Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев та бар иде. “Ильяз ат йөрәкле кеше иде, – дип искә алды ул. – Кирәк булса, бозлы ташуга да керде, утка да ташланды... Тәвәккәл, йөрәкле кеше иде. Авылда берәр эш башкарасы булса, Ильязка килдем. Алар күршесе Эмиль белән теләсә кайсы эшкә алындылар. Тәмәке тартмады, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмады. Янгын вакытында ярдәмгә иң беренчеләрдән булып фермер Дамир Шакирҗанов, Айдар Сабиров 11 тонналы су сыешлы машиналары белән килеп җиттеләр. Сеҗе янгынчылары, “Төрнәле” хуҗалыгы, юлчылар, коммуналь хуҗалыгы машиналары ярдәмгә килде. Күмәк көч белән янгын авылга җәелми калды”.

...Бар да Ильязны юксына. Ильяз белән Галия өч бала (ике ул, бер кыз) тәрбияләп үстерә. Узган ел кызлары Розалиянең иптәше юл фаҗигасендә һәлак була. Ул ике бала белән әти- әнисе янына яшәргә кайта. “Казанда эшлим, – дип сөйли Розалия. – Әни иртән иртүк фермага сыер саварга чыгып китә. Әти исән вакытта күңел тыныч иде, балалар караулы иде...”

“Ашны өлгертеп җиткерә алмадым, – дип өзгәләнә Галия. Шулпадан итне алып, турап куйган гына идем. Өстәл янына бергә җыелышып ашый алмадык”.

 Күрәчәк бер секундка да чигенмәс, диләр. Шулай күңелне юатабыз. Вакыт үтәр, әлеге фаҗига куркыныч бер төш булып кына калыр. Яшенле, җилле-давыллы яңгырдан соң, ялт итеп кояш чыккан сыман, озак та үтмәс, биредә күмәк көч белән ике матур йорт калкып чыгар, дип өметләнәбез. Итле шулпа да пешәр, өстәл артына түгәрәкләнешеп утырып, сөйләшә- көлешә кайнар шулпадан авыз да итәрләр. Тик Ильяз кына булмас. Берәү дә башына бәла килер, дип уйламый. Әмма сакланганны Аллаһы Тәгалә саклармын, дигән. Йорт-җирләребезне иминиятлик, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тырышыйк.

Румия Саттарова

Арча районы хакимияте Казанбашта янгыннан зыян күргән ике гаиләгә ярдәм итүне сорап предприятиеләргә, оешмаларга, район халкына мөрәҗәгать итә.

Мәрхүм Ильяз Хәйруллин гаиләсенә ярдәм итү өчен

Реквизиты счета:

Получатель

Хайруллина Айгуль Радифовна

Счет получателя

40817810162003172406

Банк получателя

Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г.Казань

ИНН Банка получателя

7707083893

БИК Банка получателя

049205603

Корреспондентский счет

30101810600000000603

Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк)

4286100679

Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты.

г.Арск, ул.Сызгановых, 7

 

Ике балалы һәм энекәшен тәрбияләүче ялгыз ана Гөлүсә Хәйруллинага ярдәм итү өчен

Банк получателя

ППКО №8610/0707 ПАО Сбербанк

Кор/счет банка

30101810600000000603

БИК банка

049205603

Счет получателя

42307810162000391073

Ф.И.О. получателя

Хайруллин Ленар Ильгамович

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International