Имин эшләргә язсын

2018 елның 17 августы, җомга

Имин эшләргә язсын

Тырыш хезмәт куеп үстерелгән игеннәрне үзвакытында, югалтуларсыз җыйнап алу – мөһим эш. Әмма безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр. Аларның сәламәтлеген, гомерен саклау беренче чираттагы бурыч. Һәр атнаны республика Президенты катнашында уза торган киңәшмәләрдә сүз шул темадан башлана.

Районның хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча координацион советның күчмә утырышы «Курса МТСы» ширкәтендә үтте. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – кырда эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү. Әлеге хуҗалыкка җыелу да юкка түгел, биредә кешеләр турында кайгырту һәрвакыт алгы планда. Хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов чыгышында шул турыда сөйләде. Комбайннар яңа, куәтле, югары җитештерүчәнлеккә ия. Техник караулар тиешенчә уза, механизаторларның документлары тәртиптә.

Совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, республика агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Фәридә Гарифуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов, район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов үзләренең киңәшләрен бирделәр, таләпләрне искә төшерделәр.

Кыска, ләкин файдалы сөйләшү булды бу. Биредә катнашкан һәр хуҗалыкның хезмәтне саклау белгече нәтиҗә ясап киткәндер, үзләрендә дә бу мәсьәләдә тәртип булыр, дип ышанасы килә.

Район хуҗалыкларында 16 августка игеннәрнең 44,7 проценты җыйнап алынды. “Казанка”, “Курса МТСы”, “Аю”, “Северный” хуҗалыкларында урып-җыю эшләре аеруча оешканлык белән дәвам итә.

Уртача уңышка килгәндә, ул төрле хуҗалыкта төрлечә. “Кишет” ширкәтендә арыш басуында булдык. Гектардан 40 центнерга якын чыга. Элекке инвестор хакимлек иткән елларда инвестьлауны, юньләп эшкәртүне күрмәгән җирләр бүген яңа сулыш алган. Ачы туфракка минераль ашлама кертү туфракны тагын начарайта гына бит. Яңа инвестор килүгә туфракның анализын алып, аңа нәрсә җитмәвен ачыклаганнар. Якын елларда атаклы Кишет басуларының даны яңадан кайтачак әле.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов бу юлы хуҗалыкларга барганда районның иң тәҗрибәле агромнарының берсе булган Миннәхмәт Сәгыйтьҗановны да дәшкән иде. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма аның киңәшләре берәүгә дә артык булмас.

– Менә фәлән хуҗалыкларда ни өчен арыш уңмый? – дигән сорау куйды юлдашыбыз һәм үзе үк җавабын да бирде. – Арышны тирән – 4-5 сантиметрга чәчәләр, ә 2-3 сантиметр иң дөрес тирәнлек. Чәчүне соңга калдырырга ярамый. Үсемлек җылы температурада үсеп, тармакланып калырга тиеш. Кайберәүләр арыш уҗымы яз әйбәт тармакланды, дип куанып йөри. Ә уңышны көзге тармак кына бирә, язгы тармактан уңыш булмый.

Ә көзге чәчүнең иң яхшы сроклары җитүгә карамастан, әлегә 9 хуҗалык кына чәчә. “Ак Барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре 500әр гектардан артык чәчтеләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International