“Мәктәпкә җыенырга булыш-2018”
Республикакүләм “Мәктәпкә җыенырга булыш 2018“ акциясе 13 августтан башланып китте. 2007 елның җәеннән бирле уздырыла торган проект беренче сыйныфка бара торган сабыйларга ярдәм итүне күздә тота.
Районыбызда быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын 545 бала атлап керәчәк. Шуларның 191е күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүчеләр. Нәкъ менә шундый мохтаҗларга “Мәктәпкә җыенырга булыш” дип исемләнгән Республика хәйрия акциясе ярдәмгә килә дә инде.
Арча районы мәгариф учреждениеләрендә әлеге тантаналы бәйрәм иртәләре Ашытбаш, Яңа Кенәр, Наласа, Яңа Кишет, Хәсәншәех, Казанбаш, Сеҗе, Арчаның 2,3,5 номерлы мәктәпләрендә узды.
Әлеге бәйрәм тантанасы әти-әниләрнең һәм нәниләрнең күңелендә онытылмаслык матур хатирә булып сакланыр.