Поликлиника яңара
ТР Президенты Р.Миңнехановның күрсәтмәсе һәм Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Арча поликлиникасында быел ныклап төзекләндерү эшләре башланды.
Әле кар беткәнче үк халык арасында “Арча поликлиникасын төзекләндерәчәкләр икән” дигән сүз йөри башлаган иде. Килде ул көн. Җәй башында поликлиникага килгән кешеләр хастаханәнең төрле бүлекләрендә утыручы табибларны эзләп гаҗизләнә башлады. Хәзер бар да җайга салынды: табибларның да кайда утырганын беләбез, поликлиникадагы төзекләндерү эшләре дә тыштан ук күзгә күренеп алга китә башлады. Биредәге эшнең барышын карап кайту нияте белән беркөн поликлиникага кердек.
Өч катны бер итеп эшчеләр хезмәт белән мәшгуль: диварны агарталар, ишек куялар. Өченче катны эшләп бетереп киләләр инде. Без килгәндә ишекләр куялар иде. Ул катта буяу эшләре һәм түшәм куясы калган.
“Башкарыласы эшнең 45 проценты эшләнде: түбә яңартылды, тәрәзә рамнары черегән иде, алар пластик тәрәзәләргә алмаштырылды, һәр кат саен җылыту, су, электрүткәргеч системалары яңартыла, поликлиникада кайнар су да булачак, — ди район хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, — Төзекләндерү САНПИН таләпләре буенча алып барыла”.
Поликлиника бинасы 1996 елда файдалануга тапшырылган һәм шуннан бирле төзекләндерү күрмәгән. Хастаханә җитәкчелегенең төзекләндерү турындагы гозерен район башлыгы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге хуплап ала. ТР Президенты карары нигезендә 46 млн сум акча да бүлеп бирелә. Ул суммага, халыкка уңайлы булсын өчен күп эшләр башкарылачак. Урамнан, баскыч төбеннән башлап, поликлиникага керү юлыннан һәр җир яңартыла. Монда инвалидлар өчен “Уңайлы мохит” программасы да каралган. Керү юлында ишекләр хәзер икәү булачак: берсеннән керәсең, икенчесеннән чыгасың. Теркәү урынында да уңай үзгәрешләр булачак, халык чиратын пыяла витрина аша карап, коридордагы йомшак диваннарда көтеп утырачак. Гомумән, төзекләндерүдән соң уңайлы яклар күп булачак, проектны халыкка кулай булырлык итеп эшләгәннәр.
Табиблар бүлмәсе белән янәшә процедура бүлмәләре эшләнә, хезмәт күрсәтү өчен яңа медицина җиһазлары кайтартыла. Санлы флюорография, маммография аппаратлары кайтачак һәм алар стационарда ел әйләнәсе эшли торган була. Димәк, хатын-кызларыбызга да хәзер маммография үтү өчен берничә сәгать чиратын көтеп интегәсе булмаячак. “Бу ике аппарат та мәгълүматлар үзәгенә тоташтырыла һәм без авыруның аппарат чыгарган нәтиҗәләре буенча Казандагы белгеч белән шундук киңәшләшә алачакбыз”, — ди баш табиб.
Табибларга эшләр өчен 30 компьютер кайтуы да көтелә. Без әңгәмә корган арада баш табибка җиһазлау, эчке бизәлеш буенча проектларны алып килделәр. Биредә хәтта төсләр дә мөһим икән, алар да авыруның хәлен җиңеләйтү өчен сайланган. Эшләр бүгенге кебек уңай барса, инде 1 октябрьдән үк поликлиниканың 2 һәм 3 нче катларында авыруларны кабул итә башларга планлаштыралар. Төзекләндерү барышын эшчеләр янына көнгә берничә тапкыр кереп, күрсәтмә-киңәшләрен бирүче баш табиб кына түгел, район башкарма комитетының махсус комиссиясе дә күзәтеп тора. “Без төзекләндерү барышыннан, эшнең сыйфатыннан бик канәгать, — ди баш табиб.— Әлегә поликлиника бинасында флюорография эшли, шушы көннәрдә аны да башка урынга күчерәчәкбез”. Әлегә табиблар хәрби комиссариат һәм балалар консультациясе биналарында кабул итә.
Республика матбугат чаралары район-авылларда табиблар җитешмәве, укып чыккан яшьләрнең районнарга кайтасы килмәве турында еш яза. Бу мәсьәлә бездә ничек тора соң? “Бездә терапевтларга бераз кытлык бар, — ди Тәлгать Вәлиәхмәт улы, —балалар табиблары җитми. Августтан бер балалар табибы һәм терапевт эшли башлады. Тиздән тагын бер балалар табибы һәм реаниматолог кайтуын көтәбез”.
Бүгенге көндә Иске Чүриле авылы халкы да яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылуын көтеп яши. Бу — районда инде 10 нчы модульле пункт. Нигез эшләре төгәлләнгән, бинасын урнаштырып, ноябрьдә ачу планлаштырыла. Модульле пунктлар районыбызда арта. “Киләсе елга Урта Пошалымда пункт, шәһәрнең көньягында табиб-амбулатор пункты төзеләчәк. Ул пунктта ике табиб-терапевт, бер балалар табибы һәм ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәт күрсәтәчәк”, — ди Тәлгать Баһаветдинов.
Яңарыш әйбәт. Яңа биналарда хезмәт күрсәтү дә яңача булыр дип өметләник.
Розалия Зиннәтова