Арчада «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе тәмамланды

2018 елның 24 августы, җомга

Арчада «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе тәмамланды. Узган атнада акциягә бәйле чаралар берьюлы берничә мәктәптә узды.

Арчаның 3 нче мәктәбендәге бәйрәм чарасына Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул танатаналы шартларда Арчаның 1, 3, 4 һәм 6 нчы мәктәпләренең 1 нче сыйныфына укырга керәчәк 34 балага мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар бүләк итте һәм балаларга ак юл теләде. Аннары әкияттәге Белмәмеш тиздән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларны белем иленә алып кереп китте.

Быел Арча районы мәктәпләренә беренче сыйныфка 560 бала керәчәк. Аларга уңышлар гына юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International