Туган җиргә тугрылыклы

2018 елның 31 августы, җомга

Туган җиргә тугрылыклы

Вакыт узу белән районда күп нәрсәләр үзгәрде, әмма исеме “Ватан” булган хуҗалык һәм аның баш агрономы Габдрәис Рамазанов кына үзгәрмәде. Аның хезмәт кенәгәсен карап утырам, 1976 елдан 1981 елга кадәр авыл хуҗалыгы институтында укыган һәм 1981 елның гыйнвар ае башыннан Арча районының “Ватан” совхозына баш агроном булып билгеләнә. Аның хезмәт кенәгәсендә башка язу юк.

— Габдрәис туган авылының һәм туган җиренең чын патриоты, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. — Җәйге чорда Габдрәисне күрәсе булсаң, иртәнге сәгать дүрткә басуга килергә кирәк. Иртәнге нәрәткә ул басулардагы хәлне белеп, нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклап килә. Без аның белән басуда очрашсак, күп вакыт бәхәсләшәбез. Мин үзем фән кушканча булган фикерләремне әйтәм, ул үзенең практикада кулланган һәм ышанган сүзен әйтә. Шул бәхәстә уртак фикер әйбәт нәтиҗә бирә.

Шушы уңайдан, хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтовның әйткән сүзләре искә төште:

— Без аның белән еш бәхәсләшәбез, — дигән иде ул. — Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Уртак фикергә киләбез дә, матур гына эшлибез.

Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе, авылдашы, күршесе Миннәхмәт Сәгыйть- җанов болай диде:

— Габдрәиснең агроном буларак өстенлеге — бу өлкәдә бөтен нечкәлекләрне белә торган белгеч булуда. Ул авыл хуҗалыгы культураларын игү технологиясен хуҗалык җитәкчесе алдына куя белә һәм үз кул астында эшләүчеләрне шул технология серләренә өйрәтә һәм аны үтәтә. Бу хуҗалыкта кыр эшләренә бик төптән уйланган һәм барлык исәп-хисапны эченә алган эш планы төзелә. Бу җитәкче һәм белгечләр белән каралып кабул ителә. Эш дәверендә әлеге планны теге яки бу якка боргаламыйлар. Җитәкче аның үтәлешен контрольдә генә тота. Бу эшләрнең башында баш агроном тора. Ул хатынга ышанычлы ир, балаларга газиз ата, оныкларга кадерле бабай да.

Башка хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары да еш кына Габдрәискә шалтыратып киңәш сорыйлар. Районның яшь агрономнарына да игелек- ле остаз ул.

Габдрәис Рамазанов районда да абруйлы һәм хөрмәтле кеше. 2018 елның март аенда алдынгылар слетында район җитәкчесе Илшат Нуриев аңа “Арча районының мактаулы гражданины” дигән исем бирелү турында таныклык тапшырды.

Шушы көннәрдә Габдрәис Рамазановка 60 яшь тулды. Ул әле юбилеен да кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтәсе. Аңа саулык-сәламәтлек телибез!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International