Ике кодагый бер йортта

2018 елның 31 августы, җомга

Ике кодагый бер йортта

Лесхоз бистәсендә киң күңелле гаилә яши. Биредә инде 12 елдан артык ике кодагый балалары тәрбиясендә дус-тату, булганына шөкер итеп, тормышларыннан канәгать булып гомер кичерә. Кодагыйларның берсе — Мәүлиха Закирҗановага 90 яшь тулган көнне безгә дә бу йортта кунак булу насыйп булды.

Мәүлиха апа — шушы нигездә инде 40 елга якын гомер кичерүче Әлфия Хуҗиәхмәтованың килене Кәримәнең әнисе. Моннан 12 ел элек, яше 80 гә якынлашып, сәламәтлеге ялгыз яшәүгә ирек бирми башлагач, кодагыен үзләренә торырга чакыра ул. Нинди киң күңеллелек! Хәзерге заманда бертуган кызлар да тату яши алмаган кайберәүләр өчен шушы йорттагы яшәеш үрнәк итеп куярлык! Аларның тормыш юллары узган гасырның төрле чорларына туры килгән шул. Юкка да шөкер итеп, көчләреннән килгәнчә эшләп яшәгән буын. Шуңа күрә бүгенге тормышларыннан канәгатьләр.

Мәүлиха апаны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул фидакарь хезмәтләре өчен юбилярга В.Путинның һәм узенең Рәхмәт хатларын тапшырганда Мәүлиха апаның яшьлек еллары күз алдыннан үтте сыман, кунаклар белән сөйләшкәндә күргәннәрен дә искә төшерергә уңайлы вакыт чыкты.

Мәүлиха Иске Төрнәле кызы. 22 августта шунда дөньяга килә. Балачагы да, яшьлеге дә, гомумән, тормышы шунда уза аның. Ә балачагы татлы булмый... Кызга 13 яшь чагында авырып әнисе үлеп китә. Бу вакытта әтисе инде фронтта була. Мәүлиха сеңлесе белән ялгызы кала. 5 нче сыйныфтан соң укуын ташларга туры килә, гаилә йөге аның җилкәсенә күчә. Кызларны балалар йортына озатудан әтисенең фронттан яраланып кайтуы коткарып кала. Сугыш узган Сәлимгәрәй абый дөньяның бер яхшырасын чамалагандыр, Мәүлихасын Үрнәктәге тракторчылар әзерләү курсына бирә. Мәүлиха апа аны бетерүгә тракторга утырып, колхоз кырларын иңли башлый. Җиңү көнен дә басуда, тракторда эшләп йөргән көе каршылый ул. “Көек басуында эшли идек. Берзаман күрәм: басу буйлап флаглар күтәреп, җырлап балалар килә”, — дип искә төшерә ул чакларны.

1948 елда авылдашы Мөбарәк белән гаилә корган Мәүлиха сөйгәнен 4 ел армиядән көтеп ала. Шул елларда кайнанасы белән тәмам әни белән кыз кебек булып туганлашалар. “Улын армиягә киткәнче өйләндерәсе килгән икән. Кайнанам белән бик дус яшәдек, бер ятакта йоклый идек, хәтта”, — ди. Бүгенге бәхетле картлыгын, озак яшәвенең серен дә әтисенең, кайнанасының рәхмәтләренә ирешүгә бирелгән әҗер дип уйлый әби. Алай гынамы, “Пошалымда әнинең дус кызы бар иде. Олыгайгач, аның безгә килеп яшисе килде. Ике ел үзебездә тәрбияләп соңгы юлга озаттык аны. Әнкәй бездән бик риза булып китте”, — ди.

Мөбарәк белән Мәүлиханың назлы кочагында 4 бала иркәләнеп үсә. Бүген әбинең 8 оныгы, 10 оныкчыгы бар инде. Тик янәшәсендә Мөбарәге һәм улы – Альберты гына юк... Мөбарәк абый белән 38 ел яши алар. Ә кайнанасы белән 46 ел. Үз әнисенә бирә алмаган бала назын кайнанасына бирергә тырыша килен. Әнә, Кәримәсе дә үзенә ошаган. Кайнанасы Әлфияне әнисе кебек якын күреп яши, шөкер. Кодагыеның: “Кәримә минем белән киңәшләшми бернәрсә эшләми, әйбер сатып алганда да миңа әйтә”, — дигән сүзләрен ишетү ананың күңеленә “сары май” булып ята.

Гомерләре буе эшсез тормаган әбиләр бүген дә аяк өстендә. “Идәннәрне себереп алабыз, — ди Мәүлиха апа, — бакчаны, урамны әйләнеп керәбез”. Телевизор да карыйлар, дини китап та укыйлар икән.

Ишектән керүгә күңелгә, йортлары нурлы, рәхәт мохит дигән уй килгән иде. Сөйләшә торгач аңлашылды: фәрештәләр шулай нурлы иткән бит йортны. Ике әби, кияү биш вакыт намаз укыган йортның капка төбеннән үк фәрештәләр каршы аладыр. Ә ул капка тәүлек буе ачык: монда туган-тумача, күрше-күлән хәл белергә еш килсә, ике әбинең дә балалары, оныклары йортка сагынып, әбиләре белән шатлык-куанычларын уртак- лашырга дип ашкынып кайта. Әбиләрнең хәер-догасы аларны тормыш сукмаклары буйлап озатып йөри.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International