Егетләрне котладылар
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, районның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Лиана Калинина, басуга барып, яхшы эшләгән яшь комбайнчыларга Диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Тукай» ширкәте бодай басуында без Урта Сәрдәдән абыйлы-энеле комбайнчылар Рамил белән Фердинанд Фәттаховларның ял иткән вакытына туры килдек. Рамил комбайнда эшләүче улы Рафилгә күрсәтеп:
– Яхшы эшләгәне өчен быел яңа “Акрос” комбайны бирделәр, – диде. Ул арада булмады, Рафил дә комбайны белән килеп туктады. Егеттә ник бер тузан әсәре булсын. Менә заманча техникалар нинди!
– Комбайн шәп! – дип елмайды Рафил. – Узган ел әти белән “Нива” комбайнында яхшы эшләгән өчен Казанда 100 мең сум премия биргәннәр иде. Һәр техниканың үз нормасы бар. Алга чыгу өчен быел бу техникага бездә эш җитмәс...
– 1991 елда армиядән кайттым, – дип сөйләде әтисе Рамил. – Шуннан бирле техникада. Быел комбайнда улымның ярдәмчесе булып эшлим.
Абыйсы Фердинанд “Нива” комбайнында ашлык суктыру буенча районда алдынгы комбайнчылар арасында.
Рафил Фәттаховка 22 яшь. Казанда авыл хуҗалыгы академиясендә инженерлыкка укый. Авыл хуҗалыгы техникасын, әтисе янында кайнашып, кечкенәдән белеп үскән егет.
“Игенче” ширкәте басуында Түбән Атыдан Айнур Фәтхрахманов һәм Зур Бирәзәдән Садыйр Әхмәтҗанов “Палессе” комбайннарында янәшәдә генә эшлиләр иде.
– 6 яшьтән әти (Сабир) янында комбайнда инде мин, – ди Садыйр. – Авыл җирен яратам.
Садыйр шулай ук районның алдынгы комбайнчысы.
– Чык төшкәнче эшлибез, – дип сөйли Айнур Фәтхрахманов. – Кышын “КамАЗ”да, җәен комбайнга утырам.
“Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтенең беткән авыл Ключище тирәсендәге басуларын, комбайнчылар шушында булырга тиеш, дип шактый иңләдек. Ниһаять, тезелеп киткән комбайннарның тизлек белән безнең каршыга килгәннәрен күрдек. Эшне бетереп, икенче басуга күчүләре иде. “Нью Холланд” комбайнында эшләүче Мөрәледән Раил Фәйзрахманов һәм Гөберчәктан Динис Габидуллинга шулай ук бүләкләр тапшырылды.
– “Нью Холланд» комбайнында эшләве рәхәт, хезмәт хакы да әйбәт чыга, – дип сөйләде егетләр.
Динис Габидуллинга 18 яшь. “7нче ел инде комбайнда”, – дип тә шаккатырды ул. Әтисе Яхья янында эшкә өйрәнеп үскән. Автотранспорт белгечләре әзерләүче техникумда укый. Егетнең озын, нык гәүдәсен күздән кичереп: “Спортчымы?” – дип тә сорадык. “Көрәштем, аякка операция ясаткач туктадым”, – дип җавап бирде Динис.
...Күңелле итеп сөйләшеп, шау-гөр килеп фотоларга төшкәннән соң егетләр комбайннарына утырып, эшне дәвам иттеләр. Хәерле юл, егетләр!
Румия НАДРШИНА