Уйланырлык урын бар

2018 елның 31 августы, җомга

Уйланырлык урын бар

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеше турындагы мәсьәлә каралды.

Авыл җирлекләре башлык- лары Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин озатуында җирлектәге социаль объектларны да карадылар, Хәтнә авылында булдылар. Ә төп юнәлеш мәктәпләрдәге балаларның физик үсеше өчен мөмкинлекләрне, уңай тәҗрибәне һәм проблемаларны өйрәнү иде. Ташкичү мәктәбенә кунаклар күп килә. Чөнки

биредә Ташкичүдә яшәгән күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музее, мәктәп бакчасында туганнар Шиһабетдин Мәрҗани һәм журналист, язучы Мәхмүт Галәү һәйкәлләре бар. Һәм тагын 200 еллык мәчет. Ә мондый авылга һәм мәктәпкә спортта берничек тә сынатырга ярамый. Зур һәм мәһабәт гәүдәле Шиһабетдин Мәрҗани үзе дә көрәшче булган. Ташкичүгә сабантуйларга көрәшергә кайткан. Ныклап төзекләндерелгән мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия

Мәгъсүмова:

– Яшьләр кичке сәгать 9га кадәр авылда волейбол, бас-

кетбол уйныйлар, аннан соң гына мәдәният йортына киләләр, – дип сөйләде.

Ташкичү мәктәбендә физкультура укытучысы Әбүзәр Баһавиев та шул ук фикерне әйтте.

– Яшьләр кичке сәгать 6дан 9га кадәр спорт залында, – дип сөйләде ул. – Күрше авыллардан да киләләр. Бас- кетбол һәм волейбол буенча районда уңышларыбыз да бар. Студентлар җыелышып менә волейбол сеткасы, туп-лар алып бирделәр. Үзләре дә монда уйнарга килә алар.

Иске Ашыт мәктәбендә укучылар милли киемнәрдән җырлап-биеп каршы алдылар. Укучыларның һәм “Йолдызлык” фестиваль-конкурс-

ларда уңышка ирешкән

җырчы Руслан Әхмәтшин чыгышын яратып карадык. Директоры Альбина Мостафина: «Балалар биергә, җырларга ашкынып торалар, бер хореограф та булса, яхшы булыр иде”, – диде. Һәр эшнең үз остасы булырга тиеш шул. Нәкъ спорттагы кебек. Әнә, Иске Ашыт мәктәбенә Яңа Кенәрдән килеп, балаларга физик тәрбия бирүче Марат Габделәхәтов турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтелде. Хоккей буенча күтәрелеп киләләр. 2002 елгы балалар волейбол буенча районда иң көчлеләр. Республика ярышында катнашып, балтачлылардан гына калышып, икенче урынны алганнар. “Хоккей уйнарга бер пластик тартма да булса!”, – дип хыяллана тренер. Алар “Агрохимия” ширкәте җитәкчесе Илгиз Фазылҗановның туган авылына ярдәм итеп торуына бик рәхмәтле иделәр.

Ашытбаш мәктәбе сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча алтын дәрәҗәсенә күтәрелгән мәктәп. Балаларга физик тәрбия бирүчеләр Наил Сабирҗанов, Марат Сәләхиев, Сөләйман Галиуллин тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Районда шахмат, шашка уеннары дип янып йөрүче Сөләйман Галиуллин район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларга килүчеләргә кайнар ризык оештырган Ашытбаш мәктәбе җитәкчелегенә (директоры Рәмизә Кавиева) бик рәхмәтле. “Арчага ярышка барсак, ач кайтабыз”, – дип тә әйтте әле ул.

Соңыннан балаларны физик яктан тәрбияләү мәсьәләсе буенча җитди сөйләшү булды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина: “Эш бары тик кәгазьдә генә булган очраклар да бар”, – дип катгый итеп әйтте. Физик тәрбия дәресе төп фәннәрдән саналмый. Шуңа да аңа җиңелрәк караш күзәтелә торгандыр. Арча педагогика көллиятенә физкультура укытучысы булырга керүчеләр арасында спортта көчле районнар арасында безнекеләрнең йомшаграк булуы күзәтелә. Ни өчен? Мәктәпләрдә үз эшенә бирелгән кадрларга кытлыкмы, әллә аларның хезмәте тиешечә бәяләнмиме, мәктәп укучылары белән эшләү җитмиме, ярышлар азмы, контроль юкмы? Уйланырлык урын бар монда.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International