Мөмкинлекләр булгач – нәтиҗә дә бар
2016 ел йомгаклары буенча Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе Татарстанның ветеринария хезмәтләре арасында беренче урынны алды. Ветеринар хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Арчада Сабантуй үткәрелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты җитәкчесе Владимир Шевкопляс, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Арча муниципаль районы – Татарстанның авыл хуҗалыгы районнары арасында иң эреләренең берсе. Аның составына 120 торак пункт керә, һәр хуҗалыкта диярлек терлекләр һәм кош- лар асрыйлар. Шәхси секторда 13442 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4811 сыер, 446 ат, 6058 вак терлек, 45047 кош-корт, 8756 умарта, 2429 эт һәм 3070 песи бар. Җәмәгать секторында 37788 мөгезле эре терлек, шул исәптән 10607 сыер, 558 ат, 1598 вак терлек асрала. Күргәнебезчә, ветеринария хезмәтенә монда эш җитәрлек.
Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе ел саен авыруларга каршы 100 процент планлы чаралар үткәрә. Бу – себер түләмәсенә һәм эмфизематозлы чуанга, котыру авыруына каршы вакцина ясау, туберкулез, лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү. Яз һәм көз көннәрендә шәхси секторны карап чыгу. Һәр авылда гражданнар җыеннары үткәрү матур традициягә әверелде. Әлеге очрашуларда белгечләр кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган авырулар турында сөйлиләр, дуңгызларда чума авыруы, котыру авыруы, себер түләмәсе, мөгезле эре терлекләрдәге нодуляр дерматит, кош гриппы, вак терлекләр чумасы турында истәлекләр тараталар.
Учреҗдениеның өстенлекле бурычларының берсе – сөт сыйфатына һәм районда ясала торган сөт продукциясе сыйфатына контрольлек итү. Сөт җиһазларының санитар торышына даими бактериологик контроль алып барыла, ә товар җитештерүчеләргә чималның сыйфаты түбәнәю сәбәпләрен бетерү буенча тәкъдимнәр белән нәтиҗәләр бирелә.
Мөгезле эре терлекләрдә лейкоз булган хуҗалыкларда зарарланган малларны аерып кую һәм иткә тапшыру юлы белән сәламәтләндерү чаралары алып барыла. Өч ай саен тикшерүләр үтә. Беренчесе – терлек 6 айлык вакытта. Тикшерү нәтиҗәләренә карап, лейкоз белән көрәшү юллары сайлап алына.
2016–2018 елларда республика программасын тормышка ашыру кысаларында Арча район ветеринария лабораториясе нык-лап төзекләндерелде. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе учреждениене кирәкле җиһазлар белән тәэмин итте. Мәсәлән, сүз сөттәге соматик күзәнәкләр анализаторы “Соматос-мини”, сөт сыйфаты анализаторы «Lactoscan FarmEco», микробиологик куркынычсызлык боксы “Ламинар”, микропланшетларда ИФА-тикшерүләр өчен «Multiscan» автомат вертикаль фотометры, автомат микропланшетлы «Wellwash» вошеры, вакцина һәм биопрепаратлар саклау өчен моноблок белән түбән температуралы камералы суыткыч турында бара.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Арча районына биологик калдыкларны җыю өчен утиль-контейнер бирде. Ул каты көнкүреш калдыклары полигонына урнаштырылды.
Котыру авыруы очракларын булдырмас өчен 2016 елдан башлап Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре аучылар белән бергә 60 мең данә вакцина куеп чыктылар. Бу эш әле дә дәвам итә.
Соңгы елларда модуль-блоклы участок ветеринария пункт-
лары төзү буенча республика программасы ярдәмендә ерак авылларга да ветеринарлар хезмәте барып җитте. Арча районында алар дүртәү. Аларда йорт хайваннарын тулысынча тикшертеп, анализлар алып кирәкле ярдәмне күрсәтеп, операцияләр , прививка ясап була. Махсус кабинетларда ясалма орлыкландыру лабораторияләре һәм вак йорт хайваннарына операция ясау урыннары бар, анда эт һәм песиләрне стерильләштерәләр.
Хайваннар хуҗаларына “Меркурий” электрон системасы ярдәмендә документлар бирелә.
2016–2017 елларда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Арча ветеринария берләшмәсенә 4 автомашина бирде. 2018 елда 2 “УАЗ” – дезинфекция җайланмасы һәм тояклар чистарту өчен станогы белән җиһазланган күчмә ветеринария клиникасы булган ашыгыч ярдәм машиналары кайтты.
52 кешедән торган коллективны Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Ринат Фәйзрахманов җитәкли. Мөхәммәт Шәрәфиев (Сикертән ветеринария участогы), ирле-хатынлы Илсия (табиб-серолог) һәм Фәрит (табиб-бактериолог) Гыйләҗевлар, Марат Закиров (Шушмабаш), Сирин Мөдәрисов (Иске Чүриле) – иң тәҗрибәле белгечләр. Алар лаеклы ялда булуларына карамастан, ару-талуны белмиләр, вакыт белән исәпләшмичә, халыкка хезмәт итәләр. Яшьләргә акыллы киңәшләре белән ярдәм күрсәтәләр.
8 хезмәткәр яшь белгеч буларак ай саен хезмәт хакларына өстәмә алалар.
2017 елда “Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесендә “Арча муниципаль районының иң яхшы ветеринария участогы (участок ветеринария пункты) күчмә кубогы” турында положение эшләнде. Һәр ярты ел саен комиссия җиңүчене — составында дәүләт участок ветеринария табибы, ветеринария фельдшеры, ветеринария санитары булган ветеринария участогын билгели. Комиссия һәр участокны бәяләгәндә авыруларга каршы чараларның үзвакытында үтәлүен, әлеге участокта аеруча куркыныч авырулар булу-булмавын, документларны һәм хисапларны үзвакытында төзеп тапшыруны исәпкә ала. Җиңүче ветеринария участогы хезмәткәрләренә күчмә кубок тапшырыла, премия бирелә.
Планнар күп, әмма алар тормышка ашырыла торган, чөнки иң мөһиме – республика җитәкчеләренең ветеринария хезмәтенең мөһимлеген аңлавы, шулай ук Арча район дәүләт ветеринария коллективының осталыгы һәм үз эшләренә мәхәббәте бар.
Ильяс Фәттахов
Арча муниципаль районының хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары, дәүләт һәм производство ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләре!
Сезне ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Сайлаган һөнәрегез буенча хезмәт итеп, аны лаеклы рәвештә, фидакарьлек белән яратып башкаруыгыз өчен рәхмәт!
Сез үзегезнең һөнәри осталыгыгыз һәм тырышлыгыгыз белән районыбыз иминлегенә һәм үсешенә зур өлеш кертәсез, кешеләр сәламәтлеге, безнең кече туганнарга сакчыл мөнәсәбәт сагында торасыз.
Барыгызга да озын гомер, аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, киләчәккә ышаныч телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм сәламәтлек, өйләрегездә һәрвакыт муллык, үзара аңлашу һәм бәхет насыйп булсын!
Ринат Фәйзрахманов,
“Арча районы дәүләт ветеринария
берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе