83нче мәчет
26 августта кечкенә генә Казаклар авылы тарихына кереп калырлык вакыйга булды — яңа мәчет ачылды. Тантанада муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район һәм Арча шәһәренең имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.
Авылның имамы Мансур хәзрәт бу тантананы булдыру, якынайту өчен иң тырышып йөргән кешеләрнең берсе.
— Мәчетле авылларга кызыгып, безгә дә кайчан килер икән андый көн, дип күпме хыялланып йөрдем, — диде ул. — Узган ел Иске Му авылында мәчет ачканда район башлыгы Илшат Габделфәртовичка шул турыда әйттем. “Бер атнадан киләм”, — диде һәм килде дә. Урынын карап, киңәшләрен биреп китте. Аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бу эшне үз контрольлегенә алды.
Ә Шәйдулла Имамович тотынган эшне тәмамламыйча туктамый. Бу җирлектә андый төзелешләр күп булды инде.
— Мәчеткә нигез саласы көнне билгеләнгән вакытта Казакларга килдем, — дип сөйләде ул. — Ә анда бер кеше юк. Янәшәдәге йорттан көрәк, лом алып чыктырдым һәм нигезне казый башладым. Шуннан әкренләп җыела башладылар. Мөндешкә Динар Илдаровичка шалтыратып измә китерттем. Бик тырышып эшләүчеләр булды. Рәхмәт барыгызга да.
Район башлыгы Илшат Нуриев авыл кешеләрен мәчетле булулары белән котлады. “Бу — районда 83 нче мәчет, — диде ул. — Мәчет авылыгызга иман нуры таратып торсын, ишекләре ябылмасын!”
Районның һәм Арча шәһәренең имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев та мәчеткә кеше күбрәк йөрсен иде, дип теләде.
Ильяс СӘХӘПОВ