"РОССИЯ ДӘРЕСЕ"

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

"РОССИЯ ДӘРЕСЕ"

Бүген, 3 сентябрь  көнне, Наласа  урта  мәктәбенең тәрбия эшләре  буенча  директор  урынбасары, тарих  укытучысы  Хәсәнова Айгөл Миннур кызы  районда  җитәкче  урыннарда  эшләүче авылдашларыбыз: "Арча  хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Насыйбуллин  Исрафил Рәхмәтулла  улы, Арча  муниципаль  районы  башкарма  комитеты  "Мәдәният  бүлеге" җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы, Бердәм  Россия сәяси  партиясенең  Арча  җирле  бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы  катнашында  "РОССИЯ ДӘРЕСЕ" үткәрде. Алар үзләренең  тормыш һәм хезмәт юллары  белән  якыннан  таныштырдылар, укучыларны  кызыксындырган  сорауларга  җавап бирделәр.  Укучыларга узләренең киңәшләрен, теләкләрен  җиткерделәр.  Дәрес-очрашу  бик кызыклы һәм  файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International