Төзекләндерелгән бинада яңа уку елы.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Төзекләндерелгән бинада яңа уку елы.

Курса Почмак мәктәп бинасы 1990 нчы елда мәдәният йорты буларак үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. 2002 нче елда  бина, өлешчә ремонт ясалып, күп функцияле үзәк (мәктәп, китапханә, мәдәният йорты) итеп үзгәртелә. 2018 нче елда Курса Почмак авылы халкы, мәктәп укытучылар коллективы,  укучылар, әти-әниләр  өчен сөенечле вакыйга була. Кыска гына вакыт эчендә ныклап төзекләндерелгән мәктәп ачыла. Авыл халкының яшәешенә, үсешенә, киләчәгенә яңа сулыш өрелә. 1 сентябрь көнне Татарстан Республикасының  Мәдәният министры Аюпова И.Х., Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г., Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибраһимов А.Р., Төзелеш материаллары комбинаты директоры Муллагалиев Р.А., “Агрокомплекс “Ак Барс” директоры Салахов Ш.И., Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Г.М., ветеран укытучыларыбыз, әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнашында мәктәпне ачу тантанасы, Белем бәйрәме булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International