Тимер юлда аерата сак бул!

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Тимер юлда аерата сак бул!

Поездга бер кыз тапталып харап булган, дигән хәбәрне ишетеп тетрәнгән идек, инде менә тагын коточкыч хәбәр: поездга бер егет тапталган.  Бу турыда безгә, редакциягә, “Районның халыкны яклау идарәсе” дәүләт  учреждениесеннән дә мәгълүматлар керде.

Районда быел тимер юлда кеше гомерләре өзелгән 3 очрак булды. 10 февраль иртәсендә Казанда укучы Ашабашка туганына кайтып йөрүче 18 яшьлек кыз (Аксубайдан) Чулпан тукталышында фажигагә очрады. 25 августта көндезге 3  сәгать 16 минутта 1981 елгы кыз Арча станциясендә поезд астыннан чыкканда әрәм булды. Ә өченче очрак – 1 сентябрьдә 1994 елгы егет (колагына наушниклар киеп барган була, күрәсең, поезд тавышын ишетмәгән) шулай ук Арча станция- сендә Курса разъезды ягыннан килгән товар поездына тапталып үлә. Исәннәргә бик авыр хәс-рәт. Гаиләләренең кайгыларын уртаклашабыз.

Бу вакыйгалар барыбызны да тетрәндерде. Ашыгабыз, кабаланабыз, тизрәк барып җитәсе килә. Яшьләрнең колагында наушниклар, кулларында телефон, башларында капюшон... Бәхетсезлек берәүгә дә килмәс кебек. Әмма... борынгылар әйтмешли, хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Арча тимер юл станциясе җитәкчесе Илдар Абдуллин:

– Тимер юл – бик хәтәр урын, анда аерата сак булырга кирәк, – дип кисәтә. – Колакка наушниклар киеп, телефон белән сөйләшеп йөри торган урын түгел ул. Арчада тимер юл аша чыгу өчен күпер бар. Әмма  тимер юл аша йөрүчеләр күп.

“Районның халыкны яклау идарәсе” дәүләт учреждениесе кисәтә: тимер юл аша бары тик билгеләнгән урыннардан, күпер, тоннельләрдән генә йөрер-гә кирәк. Туктап торган поезд, платформалар астына керергә ярамый. Вагоннарның тоташкан урыннарына менәргә, платформаның билгеләнгән сызыкларыннан чыкмаска, хәрәкәт итүче поезд янәшәсендә платформадан йөгерергә, төрле хәрәкәтле уеннар оештырырга, балаларны игътибарсыз калдырырга, пассажир платформасыннан тимер юлга сикереп төшәргә, исерек килеш тимер юлда йөрергә, платформа кырыена якын килергә ярамый. Платформаларда поезд тулысынча туктагач кына утырырга кирәк. Тимер юлдагы һәлакәтләр гади генә кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Ашыгу, кабаланулар, күпердән йөрмәүләр төрле һәлакәтләргә китерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан Линия идарәсенең яшүсмерләр бүлеге өлкән инспекторы Фәния Фәсхетдинова белән элемтәгә кердек.

–2018 елның 25 авгус- тыннан 3 сентябренә кадәр тимер юлда хәвеф-хәтәрләр булдырмау максатыннан “Яшүсмер һәм мәктәп” дигән профилактик чара, рейдлар  үткәрелде, – дип сөйләде ул. – Бигрәк тә тимер юлга якын мәктәпләрдә укучыларга, тимер юл аша йөрүче балаларга, әти-әниләргә, гомумән, халыкка тормышны саклап калучы гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Балаларның, яшүсмерләрнең тимер юл буйлап йөрүләре, туктап торган составларга менеп уйнаулары, тимер юлда төрле кызыклар эзләүләре аерата борчу тудыра. Кеше тормышыннан да кыйммәт нәрсә юк. Пассажир платформаларында велосипедта, скейтбордта һәм роликта йөрү тыела. Тимер юл янына якынлашканда колагыгыздагы наушникларыгызларны алып куегыз, югыйсә, поезд тавышын ишетмәвегез бар. Үзегезне саклагыз!

Өлкән инспектор Фәния Фәсхетдинова 2018 елда тимер юлда булган балалар фаҗигаләре турында да сөйләде. 20 апрельдә 2 сыйныфта укучы кыз бала әти-әнисенең рөхсәте белән кичке сәгать 7ләр тирәсендә 1992 елгы ир кеше белән (күрәсең, белгән кешеләре) Юдино-Васильево тимер юлының икенче ягындагы кибеткә бара. Кире кайтканда икесе дә поездга тапталып үлә. Икенче очрак. 29 июльдә 15 сәгать 5 минутта Яшел Үзән тимер юлында бер яшүсмер имгәнү ала. 2005 елгы яшүсмер әкрен генә килгән йөк составына ябышып рәхәт чигәргә уйлый. Вагонга ябышмакчы була, әмма тизлекне арттыра барган поездга ябышырга өлгерә алмый, егылып төшә. Бер аягы поезд тәгәрмәче астында кала...

Гыйбрәтле хәлләр. Берәүгә дә күрергә язмасын. Аллам сакласын! Ә үзебездән торганны —тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International