13 июньдә Арчаның Совет мәйданында урнашкан кибеттән “А” вакытлыча аяк киеме тартмасы өстенә куеп торылган сумкадан 4500 сум торучы “Xiomi 4A” маркалы телефон урлый. Әлеге җинаять видеокүзәтү системасы ярдәмендә ачыла.
Телефон югалтуга бәйле тагын бер очрак. 24 ав- густта Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендәге дежур частена кәрәзле телефон югалуы турында хәбәр керә. Әлеге эш буенча тикшерү бара.
– Кибет, оешма хезмәткәрләренең шәхси куркынычсызлыгын, урлауларны булдырмау, биналарда контроль булдыру максатыннан, җитәкчеләргә һәм бина хуҗаларына видеокүзәтү системасы куюны тәкъдим итәбез, — ди Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Ирек Габидуллин.
Август аенда караклар, җинаятьчеләр районда халыкка шактый зыян салды. 3 августта Яңа Кенәрдә яшәүче “М”ның йортындагы запас ишекне ватып кереп, 11 мең сум акчасын урлап чыгалар. Тикшерү барышында каракның кем булуы ачыкланды.
Августның 5сеннән 9ына кадәр билгесез кеше Инстаграм челтәре аша гражданин “Б”ны алдап 116900 сум акчасын ала. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылды, тикшерү бара.
9 – 11нче август аралыгында Кәче басуыннан 4 гидравлик цилиндр югала. “Яңарыш” ширкәтенә 130 мең сумлык зыян килә. Хәзерге вакытта җинаять эше буенча тикшерү бара.
23 август көнне Арча районы эчке эшләр бүлегенә гражданин “С”дан Арчаның Азин урамыннан 10000 сумлык “Стингер” маркалы велосипед югалу турында хәбәр килә. Велосипедны эзләү һәм тикшерү эшләре бара.
26нчы августка каршы төндә иртәнге 4 нче ярты тирәсендә Арчаның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йорт подъездыннан гражданин “М”ның 9000 сум торучы “Стингер” маркалы велосипедын урлыйлар. Полиция шикле кешене тоткарлый, хәзер тикшерү эшләре бара.