Хәлләреннән килгәнчә

2018 елның 7 сентябре, җомга

Хәлләреннән килгәнчә

Район Советының законнар, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Ул Иске Чүриле авыл жирлегендә үтте. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Бу төбәктә авыллар ничек яши? Нинди уңай күренешләр, проблемалар бар? Күчмә утырышта әнә шул мәсьәләләр каралды. Олы юлдан Венета авылына хәзер асфальт юлдан бик тиз барып җитәсең. Бу юлда интеккәннәрен Венета ягында яшәүчеләр яхшы хәтерли. Венетадан үтеп, эчкәреге авылларда юл проблемасы бар әле. Үзара салым акчасы җыеп, юлларга таш салып, проблеманы хәл итәргә тырышуларын күрәсең. Михайловка авылына без вак таш салынган юлдан килеп кердек. Авыл башында гына үзенең шәхси хуҗалыгын җәелдергән Евгений Гаврилов утарында булдык. Әтисе шушы авылдан. Үзе Казанда туып-үскән. Элеккеге хәрби. Гаиләсе белән Михайловкада яши. Дәүләт программаларыннан файдалана.

– Евгений Николаевич минем төп таянычым, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Рафисовна. – Авылдан чүп чыгарасы, чүпне эттерәсе, юлны кардан чистартасы булса, кыскасы нинди эш бар, Евгений Николаевичка мөрәҗәть итәм. Рәхмәт, булыша. Авылда клуб юк. Әмма менә үзләре чыршы куеп, Яңа елны үткәрделәр. Авыл егетләре белән бергә чишмәне төзекләндерделәр. Читтән кеше ялламадык. Авыл халкы чишмәләрне үзләре эшләсә, акча күп чыкмый, арзанга төшә.

Евгений Гаврилов хуҗалыгындагы 40лап сыерны электр көтүче саклый. Арт якта фермасы, печән, ашлык саклау өчен зур склад эшләгәннәр. “Эх, шушында янәшәдә генә бер 50 гектар җирем дә булса”, – диеп хыяллана Евгений Николаевич.

Мондый тәвәккәл, тырыш кешеләр күбрәк булса, авыллар яшәячәк, дигән фикергә киләсең.

Юл уңаеннан Венета зиратын да карап чыктык. “Зиратны әйләндереп алыр өчен материал гына сатып алдык, калганын авыл халкы үзе эшләде”, – диде Гөлнара Заһидуллина. Зиратны авыл халкының карап торганы күзгә ташлана. Венета мәктәбендә башлангычта 4 бала укый. Бу бинада шулай ук почта, авыл җирлеге башлыгы урынбасары бүлмәсе, китапханә, медпункт (шәфкать туташы юк) урнашкан. Атнага ике тапкыр күчмә кибет килеп, халыкка хезмәт күрсәтә.

Олы юлдан Штерә авылына да асфальт юлдан җәһәт кенә барасың. Бу авылда төзек, матур өйләргә игътибар итми калмыйсың. Авыл эченә үзара салым акчасына вак таш түшәлгән. Зират шулай ук яңа коймалар белән әйләндереп алынган, тәртиптә. Штерә мәктәбенең түбәсе, коймалары яңартылган. Тик менә клубы гына... Ныклап төзекләндерәсе яки өр-яңаны төзисе бар. Клубы иске булса да, клуб мөдире Рафилә Камалова һәм сәнгать җитәкчесе Илмира Җәләева әйбәт эшли, диделәр. Китапханә, мәктәп, клуб хезмәткәрләре оештырган әдәби мәйданчыкта чыгыш ясаучы олысын-кечесен рәхәтләнеп тыңладык. Афәрин!

Олы юл буендагы Иске Чүриле мәктәбе янындагы гүзәллекне һәрвакыт үткәндә-барганда карап, сокланып үтәбез. Бер бинада мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Иске Чүриле мәктәбенә көчле коллектив дигән бәяне бирәләр. 167 бала укый. Күрше авыллардан да киләләр. Ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган. Уку шартлары әйбәт. Балалар бакчасы да якты, матур.

Иске Чүриле җирлеген күп милләтле төбәк, диләр. Үзбәк милләтеннән эшмәкәр Сәйфулла сәүдә ноктасы оештырып җибәргән. Чиста-пөхтә, үз эшләрен зәвыклы итеп оештырганнар. “Дин тоталар, бик мөлаем гаилә, эшне закон нигезендә, тәртип белән алып баралар”, – дип таныштырды эшмәкәр гаиләсе белән Гөлнара Рафисовна.

Иске Чүриле мәдәният йорты баскыч төбендә безне төрле милләт киемнәре кигән яшьләр каршы алды. Чыннан да, бинаны ныклап төзекләндерәсе бар. Кышын бик салкын була, диделәр. Штерә һәм Иске Чүриле клубларын дәүләт программалары нигезендә төзекләндереп яки яңасын төзеп булмыймы, дигән сорауга – төзелгән еллары яңа, программага керә алмыйлар, дигән җавапны ишеттек. Штерә клубы 1987 елда төзелсә дә, кызганыч хәлгә килгән. Күрәсең, төзүчеләре намус белән төземәгән, дигән фикергә киләсең.

Мәчеттә, чиркәүдә дә булдык. Соңыннан киңәшмә үткәрелде.

Җирле үзидарә органнары – халыкка хезмәт күрсәтүчеләр. Халыкка юлы булсын, уты, газы булсын. Бу җирлектә уңай күренешләр дә, проблемалар да җитәрлек. Биредә аларны хәлләреннән килгәнчә чишәргә тырышалар.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International