Өстәмә сайлаулар
2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 6 сайлау участогында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрелә.
Сайлаулар түбәндәге сайлау участокларында үтәчәк:
- 937 номерлы Арча сайлау участогы, Арча педагогика көллияте бинасы, 3 номерлы округ, составына Березинка, Вәгыйзовлар (12 номерлы йорт), Дуслык, К.Нәҗми, Кол Гали, Комаров, К.Тинчурин, Тынычлык, М.Мәһдиев, Наратлы, Ш.Күлтәси, Ф.Әмирхан, Җиңүнең 40 еллыгы урамнары, Березинка тыкрыгы керә;
- 943 номерлы Арча сайлау округы, “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы, 9 номерлы округ, составына А.Алиш, Александров, Болгар, Көнбатыш, Казан, Комсомол, Кызыл Бистә, Май, Энергетиклар, Ямашев, Свердлов урамнары, Болгар, Көнбатыш, Казан, Май, Май-2 тыкрыклары керә;
- 982 номерлы Ташкичү сайлау участогы, авыл Мәдәният йорты бинасы, 1 номерлы округ, составына Мәмсә (3–31, 28–55 номерлы йортлар), Ташкичү (1–48 номерлы йортлар) авыллары керә;
- 988 номерлы Казанбаш сайлау участогы, Мәдәният йорты бинасы, составына Казанбаш авылы (Киров, Яшьләр, М.Хәстиев, Тукай, Мәктәп урамнары) керә;
- 993 номерлы Шушмабаш сайлау участогы, авыл Мәдәният йорты бинасы, 2 номерлы округ, составына Шушмабаш авылы (Урак һәм Чүкеч, Тынычлык, Тукай (так як буенча 65–83 номерлы йортлар) урамнары керә;
- 996 номерлы Яңасала сайлау участогы, авыл җирлеге административ бинасы, 7 номерлы округ, составына Каенсар авылы (Югары урамның 1–7, Түбән урамның 1–8 номерлы йортлары) керә.
Тавыш бирү вакыты 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.